Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов табибларга: Сез халык сәламәтлеге сагында торасыз
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2026» республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты.
Марат Әхмәтов залдагы медицина җәмәгатьчелеген Татарстан Рәисе исеменнән сәламләде. Ул бәйгенең «Ак чәчәкләр» дип татарча аталуы күңеленә аеруча якын булуын билгеләп узды.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – игелекле һөнәр ияләренә тирән хөрмәт мохите белән аерылып торган бәйрәм. Биредә утыручы медицина хезмәткәрләренә һәм һәр көн армый-талмый поликлиникаларда, хастаханәләрдә һәм бала тудыру йортларында, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә һәм ерак авылларда, операция бүлмәләрендә һәм палаталарда эшләүче табибларга мөрәҗәгать итәсем килә. Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтле. Барысы да яхшы барганда, барысы да сәламәт булганда, эшегез күренми. Әмма нәкъ менә сез халык сәламәтлеге сагында торасыз һәм бу бурычны югары профессионализм белән үтисез», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Ул алгы сызыкта булган, махсус хәрби операция барышында үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Медицинаның йөзе көн саен үзгәреп тора. Соңгы елларда дәвалау учреждениеләренең яңа корпуслары файдалануга тапшырыла, тармакның матди-техник базасы яңартыла, өр-яңа медицина җиһазлары сатып алына. Ләкин нинди генә заманча техника булмасын, сезнең кулларыгыздан, сезнең тәҗрибәгездән һәм һөнәри осталыктан башка алар барысы да – файдасыз. Моннан тыш, дәвалау уңышлы булсын өчен, пациентның рухын күтәрү, аның ышанычын яулау һәм кәефен күтәрү мөһим. Бу медицинага чын күңелдән бирелгән кешеләргә генә хас сыйфат», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Ул «Ел табибы» исемен игълан итте. Бу номинациядә табиб-анестезиолог-реаниматолог, Республика балалар клиник хастаханәсе анестезиология-реаниматология бүлеге мөдире Анна Тимофеева җиңүче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз