news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалы турында: Заманча уңышлы форма таптык

Марат Әхмәтов «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалы турында: Заманча уңышлы форма таптык
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Шүрәле оныгы Шүркәй» беренче татарча 3D-мультсериалына уңай бәя бирде.

Ул журналистларга билгеләп узганча, «ШАЯН ТВ» телеканалы балалар, үсеп килүче буынны кызыксындырырлык, бик отышлы форма тапкан.

«Үземә бик ошады, заманча уңышлы форма. Телебезнең әдәби нәфислеген җиткерә белгәннәр. Балалар ихтыяҗларына туры китереп эшләнгән, ясалма фәһем мөмкинлеге дә кулланылган. Йөзләгән шундый продукт булдырырга кирәк – тормыш төрлелеге дә бар, төрле яшьтәге балалар, яшүсмерләрнең ихтыяҗы да төрлечә булырга мөмкин. «Яңа гасыр» каналында бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Киләчәктә уңышлар теләп калам», – дип белдерде Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot