Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: «Ватан хакына» кебек бәйгеләр халкыбызны илебез язмышы белән берләштерә
«Ватан хакына» кебек бәйгеләр халкыбызны илебез язмышы белән бер гаилә итеп берләштерә. Бу хакта «Татар-информ»да бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әйтте.
«Елы да шундый. Ләкин бу эшчәнлек узып баручы ел белән бергә тәмамланырга тиеш түгел. Бәйгенең исеме матур. Нәкъ менә шундый бәйгеләр халкыбызны илебез язмышы белән бер гаилә итеп берләштерә. Без – 90нчы еллар тирәсендә үз кыйблабызны югалтып, Көнбатышка карап, мөкиббән булып, аларча яшәргә тырышып, үзебезнең рухи байлыкны таптап чыгарып, яңалык эзләп саташып йөргән буын. Үз кыйблабызга кире кайтуда бүгенге әлеге бәйге кебек чараларның әһәмияте бик зур. Шуңа күрә катнашуыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәт сезгә», – диде Марат Әхмәтов.
«Ватан хакына» бәйгесенә Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, шулай ук махсус хәрби операция катнашучылары, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән тыл батырлары һәм илгә авырлык килгәндә халыкны берләштергән, ярдәм оештырган волонтерлар турында язмалар кабул ителгән. Марат Әхмәтов алга таба да ил язмышына битараф булмаган кешеләр белән эшләүне дәвам итәргә, дип билгеләде. «Язмышыбызда сынаулар булыр. Махсус хәрби операция тәмамланмаган. Хәрбиләрне кайгыртучы, игелекле гамәлләр башкаручы чиста, саф, мәрхәмәтле күңелле кешеләребез белән мондый матур уртак эшне дәвам итәргә кирәк. Егетләребез дә кайтыр. Кайтмый калганнарның әти-әниләре, туганнары бар. Алар бит безнең киләчәк хакына җанын фида кылган, һәлак булган. Без аларның барысы алдында да гомерлеккә бурычлы булып калачакбыз. Шуңа күрә мондый гамәлләр, һичшиксез, дәвамлы булырга тиеш», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы алдыннан «Апуш» балалар театрының яшь актёрлары һәм «Минем герой» номинациясендә 1нче урын алган Әнәс Мифтахов чыгыш ясады. Шулвай ук башка җиңүчеләрнең дә язмалары укылды. Марат Әхмәтов бүләкләү тантанасында катнашучыларның чыгышларына соклануын белдерде. «Биредә игълан ителгән чыгышларны тыңлаганнан соң күңелдә тирән тәэсир калды. Бер уйлаганда, бу – илебезнең, халкыбызның, хәтта таныш якын кешеләребезнең язмышы… Ә икенче күзлектән, тел өчен кайгыртырга дип билгеләнгән җитәкче күзлегеннән караганда, телебезнең нинди матур, чишмә кебек чиста тел булуы сокландыра.
«Апуш» – нәни генә театр. Әмма алар татарның иң бөек сәхнәсе – Камал театры сәхнәсенә дә чыгып дан-шөһрәт казана торган егетләр һәм кызлар. Һичшиксез, алар киләчәктә милләтебезнең, телебезнең сакчылары булачак. Кыска гына вакыт дәвамында тел, сәхнә осталыгының югары дәрәҗәсенә ирешә алганнар. Нинди сәләтле безнең халкыбыз! Әлбәттә, мондый халыкның һәм аның теленең киләчәге булырга тиеш», – дип белдерде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз