news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Соңгы 5 елда Татарстан мелиорацияне үстерүгә 13 млрд сум инвестиция кертте

Татарстанда республиканың мелиорация комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта бүген Санкт-Петербургта узган Россия Закон чыгаручылар Советы утырышы кысаларында «Дума-ТВ» телеканалына биргән интервьюсында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте яза.

Россия мелиорация комплексын үстерү Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында төп темаларның берсе иде.Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин федераль дәрәҗәдә мелиорацияне үстерү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертергә һәм мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашырырга кирәк дип белдерде. «Әлеге дәүләт программасы 2025 елда 100 процентка үтәлгән», - диде ул.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая ассызыклаганча, мелиорация мәсьәләләре Россиянең авыл хуҗалыгын үстерүдә конкурентлык сәләтен арттыруга һәм ирешелгән югары дәрәҗәне саклап калуга бәйле. Аның сүзләренә караганда, бу азык-төлек һәм экологик иминлеккә дә кагыла.

«Дума-ТВ» телеканалы журналисты сорауларына җавап биреп, Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгының катлаулы чорларын искә төшерде. «Үзебез кичергән тәҗрибәдән башлыйм, - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы. - Мин 20 ел авыл хуҗалыгы министры булып эшләдем. Республиканың агросәнәгать комплексы катлаулы климат шартларында эшли. Гадәттә бездә биш елның икесе коры килә. Еш кына бишнең өчесе дә коры булырга мөмкин. Биш елның берсе - бик коры була. 2010 ел безнең өчен мелиорация мәсьәләләрен яңадан карау өлешендә җитди тәҗрибә булды».

Уңайлы елларда республика аграрийлары, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 5 әр млн тонна ашлык җыеп ала. 2,3 млн тонна сөт җитештерәләр. «Сөт җитештерү - шул исәптән сусыл азык запасларының зур күләмнәре, алар җитәрлек күләмдә дым белән тәэмин ителгән. Коры 2010 ел тәҗрибәсен исәпкә алып, без үзебезнең мелиорация программасы булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек. Системаны үстерүгә миллиард ярым чамасы акча җәлеп ителде, биш йөздән артык ясалма сулыкларны торгыздык. Шул ук вакытта товар җитештерүчеләрнең чыгымнарын дәүләт үз өстенә алды, яртысын субсидия рәвешендә кире кайтарды», - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.

Татарстан «Җир», «Мелиорацияне үстерү», «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү» федераль дәүләт программаларында актив катнаша, республика программалары да гамәлдә. Әлеге программалар кысаларында 37,2 мең гектардан артык сугарулы җир реконструкцияләнде, 280 км дан артык суүткәргеч сузылды, 300 берәмлектән артык сугару техникасы сатып алынды.

Соңгы 5 елда мелиорациягә 13,8 млрд сум инвестиция кертелгән. 2026 елга 3,8 млрд сум планлаштырылган. 2012 елдан алып республика бюджеты хисабыннан сугару һәм киптерү системаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 487 гидротехник корылма торгызылган.

Хәзер республика территориясендә 169 мең гектар сугарылган җир исәпләнә. «Бу чаралар комплексы киләчәктә дә Татарстан авыл хуҗалыгының динамик үсешен тәэмин итәр дип уйлыйм», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot