news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: «ШАЯН ТВ» булганда, милләтнең киләчәге өчен кайгыруның кирәге юк

Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе иясе «ШАЯН ТВ» балалар телеканалына – 5 яшь.

Бүген, 26 ноябрьдә, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналы «ШАЯН ТВ» 5 еллык юбилеен билгеләп уза.

«ШАЯН»да үзгәреш җиле» юбилей концертын ачып, телеканалны Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады. Ул «ШАЯН ТВ» телеканалының татар милләте киләчәге өчен мөһим роль уйнавын әйтте.

«Милләтебез өчен иң кирәкле, иң кадерле канал булган «ШАЯН»ыбызны ихлас күңелдән биш яшьлеге белән котлыйм. Без «ШАЯН» белән уртак миссия өстендә эшлибез – телебезнең киләчәген кайгыртабыз. Шуңа күрә дә аларның һәр проектын, һәр гамәлен хуплап, ярдәмче булып янәшә барырга тырышабыз.

«ШАЯН» булмаса, татарның телен яшәтә, үстерә торган шушы матур гамәлләрне, хисапсыз проектларны моның кадәр нәтиҗәле итеп кем эшләр иде икән? Мин балалар, әти-әниләр, халкыбыз белән бу дәрәҗәдә оста итеп эшләүче башка мисаллар китерә алмыйм. «ШАЯН» – ул милләтебезнең ышанычлы иртәгәсе. «ШАЯН ТВ» булганда, милләтнең киләчәге бар. Безнең киләчәгебез өчен кайгыруның кирәге юк, Аллага шөкер», — диде Марат Әхмәтов.

  • Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 16 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100