news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Сабантуйның һәр алымында тирән фәлсәфә ята

Марат Әхмәтов: Сабантуйның һәр алымында тирән фәлсәфә ята
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләштеләр. Бу мәсьәлә буенча Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм депутат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров чыгыш ясады.

Докладларда татар дөньясында Сабан туйларының роле, татар халкы өчен әһәмияте турында шактый күп фикерләр әйтелде. Ленар Хәкимҗанов Сабан туйларына елдан ел күбрәк кеше килүен билгеләп узды.

Фикер алышулар барышында чит илләрдә Сабантуй үткәрүнең файдасына кагылышлы шикләр дә яңгырады. «Татарның бербөтенлеген саклау ул әле Сабантуйлар үткәрү генә түгел», – диде депутат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Утырышта катнашучылар милли үзенчәлекне саклап калуда бөтен ышаныч балаларда булуын, татарча сөйләмгә мәхәббәт уятуда төрле чаралар уйлап табарга кирәклеген әйтеп узды.

«Телгә мөнәсәбәттә халык күңеле үзгәрә башлаган кебек – шул уңайдан күңелдә берникадәр җылылык бар. Без бушлыкны камчылыйбыз, тел бетә, кая барабыз, кемгә кирәк инде ул дибез. Ә үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез?! Бушлыкны сүгеп, кемнәндер гаеп эзләгәнче, кемгәдер эш кушканчы үзебез милләт җанлы кешеләр буларак эш-гамәлебезгә үзгәреш кертергә кирәк», – диде бу темага фикер алышуларны йомгаклап Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Ул Сабантуй бәйрәменең татар халкы өчен әһәмиятен, аның һәр алымы тирән фәлсәфә белән сугарылганын билгеләп узды.

«Татар көрәшен генә алыйк, бу – гадел мөнәсәбәттә җиңүне ачыклау бит. Татар көрәшендә аяк чалу ярамый. Ә башка көрәшләрдә ярый. Ә ник моны фәлсәфә итеп кабул итмибез?! Татар күңеле гаделлектә дип. Ә туры баганага менә – ул бит бөеклеккә, олы максатка омтылу дигән сүз. Сабантуйның һәр алымында – тирән фәлсәфә. Традицияләр, халыкның тормышы, гамәле белән килеп урнашкан. Аның дәрәҗәсен һич төшерергә, аның белән авыз чайкарга ярамый. Ул әлe киләчәк тормышыбызда алтын баганабыз булырга мөмкин», – диде Марат Әхмәтов.

Башкаларны гаепләп, кимчелек табып йөрүчеләргә ул: «Караңгылыкны сүгеп йөргәнче бер шырпы булса да кабыз диләр», – диде. Марат Әхмәтов, шулай ук, бөтен гаилә белән бергәләп «Яңа гасыр» телеканалы тапшыруларын карарга киңәш итте.

Утырышта катнашучылар Сабан туйларының нәтиҗәлелеген бәяләү өчен индикаторлар билгеләргә кирәк дигән уйларын да җиткерде. Марат Әхмәтов бу мәсьәлә буенча эшче төркем төзергә күрсәтмә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot