Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: Сабантуй - Татарстанның күпмилләтле халкының күңеле ул
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казанда Аккош күле янындагы мәйданчыкта узучы Сабан туенда булды һәм башкала халкын һәм кунакларын бәйрәм белән котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм башланыр алдыннан ул Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков белән Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары хуҗалыкларын карап чыкты. Бәйрәм кунаклары татар авылының традицияләре, халык һөнәрләре, милли аш-су һәм җирле коллективларның иҗаты белән танышты.
Сабантуйда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов милләтара татулыкны саклауда бәйрәмнең аерым ролен ассызыклады.
«Сабантуй күптән инде сабан бәйрәме булудан туктады, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов, мәйдан кунакларына мөрәҗәгать итеп. - Сабантуй – күпмилләтле халкыбызның күңеле ул. Республикада, бер зур тату гаилә булып, күпмилләтле халык яши».
Аның сүзләренчә, Казан Сабан туе аерым әһәмияткә ия, чөнки республика башкаласында уза, монда яшәүчеләр Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә.
Әхмәтов милли традицияләрне яшь буынга тапшыруның мөһимлеген аерым билгеләп үтте.
«Яшьләр безнең гореф-гадәтләребезне онытмаска тиеш. Сабантуй тарихны, туган телне, бер-береңне хөрмәт итүне, уңышларга сөенү һәм бер зур гаиләдә яшәү сәләтен берләштерә. Үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен хөрмәт иткән кеше башка халыкларның мәдәниятенә дә шундый ук хөрмәт белән караячак. Бу безне тагын да ныграк берләштерә һәм якынайта», – диде ул.
Марат Әхмәтов шулай ук бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм анда катнашучыларга иминлек теләде.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Сабантуй Россия халыклары бердәмлеге елы идеяләрен чагылдыра һәм шәһәр халкын республиканың авыл районнары тормышы һәм традицияләре белән таныштырырга ярдәм итә.
Быел бәйрәм кунаклары арасында Россия – АСЕАН саммитында катнашучылар да бар иде. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин чит ил кунакларын Сабантуйда ил халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышырга чакырган иде.
Бәйрәм мәйданында шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Елена Кузьмичева, Марат Фәләхов һәм Артур Абдулҗанов та кунак булды.
Аккош күлендә Сабан туе кичкә кадәр дәвам итәчәк. Төп сәхнәдә Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Марат Галимов, Марат Яруллин, Иркә, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз