Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Россия Закон чыгаручылар Советы эшендә катнаша
Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла, анда ул Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнаша. Утырыш бүген төньяк башкаланың Таврия сараенда узачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Парламентарийлар гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үткәрәчәк.
РФ Закон чыгаручылар советының апрель утырышы, гадәттәгечә, Россия парламентаризмы көненә багышлана. Бу истәлекле дата Россия империясенең Дәүләт Думасы, илнең парламентаризмга нигез салган беренче демократик институты эшли башлауга багышлана. 120 ел элек, 1906 елның 27 апрелендә Санкт-Петербургның Таврия сараенда Россия империясенең Дәүләт Думасы эшли башлый. Николай II манифесты нигезендә, бер генә закон да депутатлар хуплавыннан башка үз көченә керә алмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз