news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Ркаил Зәйдуллага: Кыюлыгың, талантың, үзсүзлегең өчен хөрмәтем зур

Чаллыда халык язучысы Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилей кичәсе билгеләп үтелде.

Марат Әхмәтов Ркаил Зәйдуллага: Кыюлыгың, талантың, үзсүзлегең өчен хөрмәтем зур
Зилә Мөбәрәкшина

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында халык язучысы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулланың «Син кара Шагыйрь күзенә...» дип исемләнгән иҗат кичәсе булды.

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Ркаил Зәйдуллага кыюлыгы, таланты, үзсүзлелеге, мөстәкыйль фикере өчен хөрмәте зур булуын әйтте.

«Күп еллар Дәүләт Советында кыю, үзсүзле һәм саллы сөйләшә торган Туфан абый Миңнуллин җитми иде. Аның җитмәве сизелә иде. Менә хәзер андый кеше бездә бар. Ул да булса – Ркаил Зәйдулла. Аллаһы Тәгалә аңа искиткеч күп талантны капчык-капчык биргән: үзе шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче, драматург, хәзер җәмәгать эшен алып бара. Шуңа күрә мондый мөмкинлеге, сәләте булган, халык тарафыннан кабул ителгән фикерле кешене безгә үзебезнең уртак максатыбызга файдаланырга кирәк», - диде ул.

Марат Әхмәтов фикеренчә, Ркаил Зәйдулла беркайчан да үзенең әйткәненә үкенми. «Кемнеңдер арбасына утырып бара икән, Ркаил аның җырын җырлый дигән сүз түгел, аерым беркемгә дә туры килми торган әмма хаклыкны сөйли торган аерым фикере бар. Иҗатың – синең горурлыгың. Исән-сау булып, игелекле, озын-озак хезмәт итәргә язсын», - диде комиссия рәисе.

«Мин үземне милли шагыйрь дип саныйм. Татар шагыйре, язучысы милләтенә төгәл сүз әйтергә дип яза. Без бергә булырга тиеш, телебезне, гореф-гадәтләрне сакларга һәм бербөтен булып яшәргә тиеш. Шундый «тиеш»ләр безне язарга мәҗбүр итә. Халык безнең сүзебезгә колак сала икән, бу күңелле хәл», - диде юбиляр Ркаил Зәйдулла.

Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев үзенең «Кәефеңә көя төшермә» дигән китабыннан Ркаил Зәйдулла белән булган кызыклы хәлләрне сөйләде. «Кешенең рухы сәламәт булганда гына аннан көлеп була. Рухың сау булсын, киләчәктә дә синнән рәхәтләнеп көлик», - дип теләде ул. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Ркаил Зәйдуллага «татарча уйлап, татарча сөйләп, татарча язып, газиз милләтебезгә хезмәт итәргә язсын» дигән теләкләрен җиткерде.

«Аның ярдәменнән башка шактый эшләребез башкарылып чыкмаган булыр иде. Мин аңа сәламәтлек, иҗат уңышлары телим. Язучыларыбыз депутатлыкка кергәч, ул урында бик озак утыралар иде. Мин дә Ркаилгә озак кына рәисебез, депутатыбыз булып яшәвен, эшләвен, халкыбызга, әдәбиятыбызга хезмәт итүен телим», - диде Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин Ркаил Зәйдулланың һәр кеше белән уртак тел таба белүен, җиңел аралашып китүен билгеләп үтте. «Татар әдәбиятында шагыйрьләр Сибгат Хәким белән Хәсән Туфан, Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев дуслыгы дигән төшенчә яши. Бүгенге көндә Ркаил Зәйдулла белән Газинур Моратның 40 елдан артык дәвам иткән дуслыгы – безнең өчен үрнәк», - диде ул.

Шагыйрь, драматург, публицист Рүзәл Мөхәммәтшин юбилярны котлап, «Кыш алды» дигән шигырен укыды:

«Ркаилне мин 43 елдан артык ярыйсы ук яхшы белән икән. Безне күп тапкыр бутыйлар иде», - диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдуллага багышланган автобиографик шигырен яңгыратты.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Азат Тимершәех, Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры актерлары, «Таң» иҗат берләшмәсе, шагыйрәләр Айзирә Имамова, Гөлназ Нуриева чыгыш ясады. Кичәне Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскәров һәм Энҗе Шиһапова алып барды.

Ркаил Зәйдулла юбилееннан репортажны «Интертат» сайтыннан укырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100