Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов район-шәһәр редакцияләренә яңа проектлар эшләргә кушты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов "Татмедиа" АҖ филиаллары - район-шәһәр редакцияләренә яңа проектлар эшләргә кушты.
Бүген Саба районында "Татмедиа" АҖ Сабан туенда массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашу узды. "Мамадыш-информ" редакциясе баш мөхәррире Светлана Ханова "Үткәнгә навигатор" проекты турында сөйләде. Азнакай районының "Маяк" газетасы редакциясе баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов "Авылым уңганнары" проектын тәкъдим итте.
Чуваш телендә нәшер ителүче "Сувар" газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова "Петра Хузангайның 115 еллыгы - халык шагыйре мирасы" проекты белән таныштырды. Марат Әхмәтов аңа тел проекты буенча персональ грантка дәгъвам итәргә киңәш итте. "Сезнең газетага ярдәм итәргә кирәк. Редакциянең матди-техник базасы нинди дәрәҗәдә булуын карагыз", - диде.
"Яңа проектлар эшләргә тырыштыгыз. Хәзер яңаларын эзләгез. Без сезгә финанслар белән ярдәм итәргә әзер. Теге проектларны кабатламыйча, телгә, дуслыкка, милли традицияләргә нинди сәламәт йогынты ясый аласыз, шуларны карагыз. Ә хәзер колачлырак, зуррак аудитория белән тамашачыны, караучыны кол итә торган проектлар кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов баш мөхәррирләргә.
Ул "Татмедиа" АҖ 15 еллыгын билгеләп үтеп, рәхмәтен җиткерде. "Комиссия, Президентыбыз ярдәме белән республиканың тулы канлы тормышы өчен хезмәт итәргә әзербез. Әле тагын шулай уртак максатка йөз тотып эшләргә язсын. Камиллекнең чиге юк. Мөмкинлекләр бихисап", - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз