news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Минзәләдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Минзәлә шәһәренең шул ук исемдәге паркында урнашкан герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә эләгеп каршылык төркеме оештырган күренекле татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое тууына 120 ел тулуга багышланган.

Геройның исеме Минзәлә районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Муса Җәлил Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда укыган. Әлеге курслар урнашкан бинада бүген Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогика көллияте урнашкан. Көллияттә шулай ук шагыйрьнең мемориаль музее да эшли.

Минзәләдә Муса Җәлилгә һәйкәл шәһәрнең үзәк паркында 1978 елда ук ачылган, ә 9 ел элек, 2017 елда, парк территориясендә масштаблы реконструкция уздырганнар һәм яңа һәйкәл куйганнар, аның авторы скульптор Александр Аполлонов булган.

Чәчәк салу тантанасында шулай ук Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot