news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Милли тормышыбызны, аның эчке фәлсәфәсен ача торган сценарийлар кирәк

Марат Әхмәтов: Милли тормышыбызны, аның эчке фәлсәфәсен ача торган сценарийлар кирәк
Камилә Билалова

Бүген ТНВ каналының «Юллар чатында» сериалын төшерә торган командасы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән очрашты. Чара «Татнефть» компаниясенең М7 трассасының 840 нчы километрындагы автоягулык салу станциясендә (АЗС) булды.

Марат Әхмәтов «Юллар чатында» сериалының иҗади төркеме белән танышты һәм төшерелгән кадрларны карады, фикереләре белән уртаклашты.

«Безнең милли мохитебездә бушлык бар. Тамашачаны, яшьләребезне телебезгә, миллилебезгә җәлеп итеп, тартып тора торган чаралар кирәк. «Яңа гасыр» компаниясенең эше – шушы эшнең дәвамы. Элеккеге күп серияле фильмнар милләттәшләребездә кызыксыну һәм ярату уятты», – диде Марат Әхмәтов.

Ул иң мөһиме фильмның эчтәлегендә булуын әйтте. «Тамашачыны үзенә бәйләп тота торган очраклар кирәктер дип уйлыйм. «Юллар чатында» сериалында бик күп язмышлар очраша, ул язмышларны безнең тормышта булган очраклар белән дә чагыштырырга мөмкин. Әлеге сериал безнең тамашачыларны җәлеп итәр дип уйлыйм. Бу беренче түгел инде, ә дүртенче фильм. Әлеге чаралар киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш, чөнки татар фильмнары бик аз. Тәрҗемә генә түгел, безнең милли тормышыбызны, аның эчке фәлсәфәсен ныграк ача торган сценарийлар кирәк», – диде Марат Әхмәтов.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, ТНВ каналының генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

«Бу сериалны төшерүнең төп максаты – команда җыю һәм технологиясен белеп, кино базарына чыгу. Татар телендә фильмнар чыга башлады. Күптән түгел «Микулайны» карадык. Безгә елына кимендә 4 серил ясарга кирәк. Яшьләр өчен дә, борынгы заман турында да, Казан турында да төшерергә кирәк. Андый темалар бик күп, әйбәт кенә сценарийлар да килә башлады», – диде Илшат Әминов.

  • Сериалны «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе төшерә. Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров. Сценарий авторлары – Алмаз Әкбәров һәм Альберт Шакиров.
  • Сериал Татарстан Республикасы каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
  • Сериалда төп рольләрне Камал исемендәге ТДАТ актеры Илдус Әхмәтҗанов, ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актеры Раушан Мөхәммәтҗанов һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100