Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов милли телләрнең кулланышы кимүен рухи бушлык, дип атады
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Идел буе халыкларының саны кимүенә дә борчылуын белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанда милли телләрнең кулланышы кимүен рухи бушлык, дип атады һәм аны телгә ихтыяҗ белән тутыру турында уйланды.
«Соңгы җанисәп нәтиҗәләрен барыбыз да белә. Идел буе халыкларының саны кимүе борчу уята. Кимүне җанисәп сыйфатына сылтасак та, объектив нәтиҗәләр ясарга кирәк. Көндәлек тормышта милли телләрнең кулланышы кимегән. Димәк, әлегә рухи бушлык өстенлек итә. Шушы бушлыкны туган телгә ихтыяҗ белән ничек тутырырга? Бу бик мөһим мәсьәлә. Радикаль чаралар эзләве һәм тәкъдим итүе бик авыр. Бәлки, комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла торган йөзләгән проектларыбыз белән бу бушлыкны тутыра алырбыз», - диде Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, Марат Әхмәтов ата-ана милли мәктәпне сайлаганда бинаның зәвыклылыгы, эчке җиһазланышы зур роль уйнавын белдерде һәм мәгариф һәм фән министрына бу мәсьәләдә юл картасын булдырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз