news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлыкны тутырырга тырышабыз

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда чыгыш ясады.

«Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны без бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз», - диде Әхмәтов.

«Комиссия эшенә хәйран еллар үткән булса да, боз кузгалды дип әйтә алмыйм. Зур сөенечле нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәк әле», - дип саный комиссия рәисе.

Ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милләттәшләребезгә кирәк кадәр күләмдә туган телдә басма матбугат булуы максатын әйтте. «Газета-журналларга язылуны, бакчаларга, мәктәпләргә кирәкле дәреслекләр әзерләү мәсьәләсе буенча да хәйран нәтиҗәле эшләр башкардык. Ул процесс дәвам итә», - дип белдерде.

«Соңгы вакытта башка милләтләр буенча да эшне көчәйттек. Кызганыч, ул республикаларның үзләрендә сатып кына алырга кирәкле материаллар юк. Үз телендә бер генә китап чыкмаган республикалар бар. Безнең ресурслар да, иҗади потенциал да бар», - дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

Ул Язучылар берлеге белән матур проект эшләп килүен, иҗади мөмкинлекләр зур булуы ачыкланганын әйтте. «Татар сүзе» конкурсын дүрт ел уздырабыз. Быел башка милләтләр номинацясен дә керттек. Һәр бәйгегә 3 меңнән артык видеоязма килә. Милләттәшләребез арасында туган телебез өчен янып яшәүчеләр бар», - дип искәртте комиссия рәисе.

«Эш күп, һәр оешма белән - идарә структурасымы, иҗтимагый оешмамы - дистәләгән проектлар бар, алар эшлиләр. Без һәр мөрәҗәгать иткән структурага ачык. Телебезгә карата нинди фикер, теләгегез бар, һәрберегезгә карыйбыз, нәтиҗәле эшләргә әзербез», - дип төгәлләде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100