Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: Милләттәшләребездә кинода төшү буенча үсеш күренә
«Татмедиа» бинасы янында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча яңа телесериал төшерү уңаеннан тәлинкә вату тантанасы оештырылды.
Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы белән берлектә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм комиссия рәисе Марат Әхмәтов әлеге чараның драматурның туган көнендә үтүе символик мәгънәгә ия булуын әйтеп узды.
«Бүгенге очрашуыбызның Туфан абыйның туган көненә туры килүенең символик мәгънәсе дә бар. Бөек шәхесебезне барыбыз да бик юксынабыз, аның юклыгы сизелә, чөнки ул үзенең каләме белән дә, гамәле белән дә, сүзе белән дә милләтебез өчен көрәшеп яшәде. Әлбәттә, «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасыннан башка бернәрсә иҗат итмәсә дә, ул легендар шәхес буларак танылган булыр иде. Әмма үз артыннан гасырлар буе уйнала торган, көчле, эчтәлекле әсәрләр дә иҗат иткән», – ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Аның сүзләренчә, бүген туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә дә, Дәүләт Советына да Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр җитми.
«Телләр комиссиясендә анардагы кебек кыюлык җитмәве сизелә. Аның: «Егетләр, сез дә минем кебек уйлыйсыз, әмма сезгә әйтергә ярамый, ә миңа әйтергә килешә», – дип әйтә торган сүзе бар иде. Мин әйтә алмыйм: ул милләтебезнең, телебезнең бүгенге язмышына сөенер идеме, әллә көенер идеме, чөнки аның милләтебезне тагын да күәтлерәк, дәрәҗәлерәк, матуррак итеп күрәсе килә иде, ә инде без булганын эшлибез. Депутатлык эшчәнлегендә дә, трибуна тотуда да Туфан абыйның җитмәве сизелсә дә, Илшат Әминов, Ркаил Зәйдулла кебек, кыюлыклары бераз калыша торган булса да, милләт, телебез өчен битараф булмаган һәм аның өчен янып, көрәшеп яши торган егет-абзыйларыбыз бар. Милләтебезнең эчке күәте сүнмәгән», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Шулай ук ул соңгы елларда татар халкында кинода төшү буенча үсеш күзәтелүен блгеләде.
«Телевизион сериаллар төшерү җиңел хезмәт түгел, әмма милләттәшләребезнең күңелендә сериалда, кинода төшү буенча ниндидер бер үсеш күренә, чөнки әлеге телесериалга артистлар сайлаган вакытта гына да меңгә якын гариза кергән диләр. Димәк, үзенең өлешен кертергә, үзен күрсәтергә, милләтне ачарга теләүче кыю, булдыклы яшьләребез дә, өлкән артистларыбыз да бар дигән сүз», – дип һәм сериалга уңышлар теләп, ул сүзен йомгаклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз