news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен грант бәйгеләрен дәвам итәргә кирәк

Марат Әхмәтов журналистлар кызыксынып эшли торган яңа проектлар кирәклеген әйтте.

Марат Әхмәтов: Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен грант бәйгеләрен дәвам итәргә кирәк
Солтан Исхаков

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары өчен грант бәйгеләрен дәвам итәргә кирәклеген белдерде.

Бүген «Татмедиа» бинасында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган проектларны булдыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тарату өчен грант алу бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, бәйгегә гаризалар 56 редакциядән юлланган һәм шулар арасыннан 34 проект сайлап алынган.

Бәйгедә җиңеп, грантка ия булган редакцияләрне Марат Әхмәтов һәм Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләде.

«Безнең максат - журналистларны Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү темасына кызыксындырып тартып кертү һәм алар аша милләттәшләр күңеленә барып җитү иде. Никадәр дәрәҗәдә халык күңеленә барып җиткәнен вакыт күрсәтер, ләкин без дөрес юлда дип саныйм. Безгә бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк», - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов журналистлар кызыксынып эшли торган яңа проектлар кирәклеген әйтте. «Татмедиа» агентлыгы яңа юнәлешләр тәкъдим итә икән, без «биш куллап» кабул итәбез. Яңа матур проектлар тәкъдим иткәнсез, грант бәйгесе сезгә иҗади стимул булган. Мин шушылай эшләүне хуплыйм», - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

Марат Әхмәтов фикеренчә, иң зур аудиториягә мәгълүмат журналистлар аша үтә. «Без әйтәсе килгән фикерне нинди дә булса мәдәният йортында өч йөзләп караучыга сөйли алсак, сез аны йөзәр меңлек аудиториягә җиткерә аласыз», - диде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100