Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды. Марат Әхмәтов белән Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка юл тотты. Аларны Тукаевлар музей-йорты каршында музей хезмәткәрләре каршы алды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Ильяс Фәттахов яза.
«Юлыгыз шәп булган!» – диде Марат Әхмәтов машинадан төшеп исәнләшүгә.
«Җитәкчеләргә авыл халкы исеменнән зур рәхмәт!» – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. 2023-2024 елларда Кушлавыч юлына ремонт ясалды, яңа күпер салынды.
Марат Әхмәтов музейны бик охшатты, андагы экспонатларны игътибар белән карап чыкты, киңәшләрен бирде.
Марат Әхмәтов белән Алмаз Хисаметдинов Габдулла Тукайның әтисе каберенә чәчәкләр куйды.
2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Юбилей уңаеннан Яңа Кырлайда бик зур күләмдәге эшләр башкарылды. Музей директоры Алинә Мөхәммәтшина шул яңалыклар белән таныштырды. Музей үзе дә яңарыш кичергән. Сәгъди абзый йорты турысыннан башлап Ия елгасының ике як яры буйлап җәяүлеләр юлы эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз