news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов көрәшчеләргә: Сезнең җиңүләр ил язмышына кирәк

Марат Әхмәтов көрәшчеләргә: Сезнең җиңүләр ил язмышына кирәк
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан беренчелеге башланды. Ярышларда унбер үлчәү авырлыгында 300дән артык көрәшче бил алыша.

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе Президиумы Рәисе Марат Әхмәтов көрәштәге җиңүләр ил язмышына кирәклеген әйтте.

«Татарстан чемпионаты язга күчте. Тормыш яз белән уяна. Зур рәхмәт көрәшчеләргә. Сез - милләтебезнең йөзек кашлары, аның сыйфат билгеләре. Сезнең кебек ир-егетләребезнең кайберләре ил язмышы өчен махсус хәрби операциядә. Келәмнәрдә генә көрәшеп, дусларча җиңеп, мул тормышларда яшәргә язсын. Мондый җиңүләр ил язмышына кирәк. Көчле булыйк, җиңеп яшик», – диде Марат Әхмәтов.

ТР спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Альберт Баһаутдинов Татарстанда көрәш ярышлары югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.

«Татарстанда милли көрәш ярышларын үткәрү дәрәҗәсе бик югары күтәрелде. Бу тренерлар, көрәш федерациясе президенты ярдәмендә. Россия, дөнья чемпионатларында күпчелек спортчылар Татарстаннан. Бу бик яхшы. Көрәш ветераннары булдырган традицияләр хәзерге көнгәчә саклана. Министрлык исеменнән милли традицияләрне саклавыгыз өчен рәхмәт әйтәм», – диде ул.

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты ике көн - 6-7 мартта дәвам итәчәк. Беренче көнне турнирның беренче әйләнешләре, икенче көнне ярымфинал һәм финал алышлары көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100