Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Киров өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы бинасында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
«Мондый очрашулар бик мөһим, һәм бүгенгесе быел игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында уза, – дип басым ясады Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев, очрашуны ачып. – Татарстан һәм Киров өлкәсе парламентлары актив хезмәттәшлек итә, менә бүген дә без профильле комитетларның уртак утырышын уздырабыз, «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышабыз».
Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм республика парламенты исеменнән сәламләде. «Татарстан башка төбәкләрдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирә, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген дә без гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне, туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга җыелдык. 2 миллион татар яшәгән Татарстан сезгә бу өлкәдә ничек ярдәм итә ала?».
Марат Әхмәтов республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. «Татарстан динамик рәвештә үсә, узган ел тулай төбәк продукты күләме 5,7 триллион сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы. – Республикада тагын да күбрәк социаль һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру темпларын арттырырга уйлыйбыз».
«Киров өлкәсендә милли татар бәйрәме – Сабан туен бик яраталар. Бу бәйрәм безнең барыбыз өчен дә уртак, милләтара бәйрәмгә әйләнде инде, – дип билгеләп үтте Роман Береснев. – Өч ел элек Малмыж районы өлкә Сабан туе кунакларын каршы алган иде, ә узган ел Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында XV Бөтенроссия авыл Сабантуе узды».
Хәзерге вакытта Киров өлкәсендә 26 меңнән артык татар яши (бу - өлкә халкының 2,8 проценты, татарлар сан ягыннан башка милләт вәкилләре арасында икенче урынны били). Татарлар, нигездә, Нократ Аланы, Уржум, Килмез (3 татар авылы) һәм Малмыж (10 татар авылы) районнарында, шулай ук Нократ Аланы һәм Киров шәһәрләрендә гомер итә. Шул ук вакытта өч авылда – Балык Ватагасы, Пестерево, Надежда һәм Килмездә халыкның яртысыннан артыгы – татарлар.
Өлкәдә татар теле һәм әдәбияты укытыла торган 6 мәктәп эшли, татарча «Дуслык» өлкә газетасы чыга, татар телендә китаплары булган китапханәләр, татар милли мәдәнияте үзәкләренә әверелгән 5 мәдәният йорты ачылган.
«Әлбәттә, өлкәдә укыту һәм тәрбия бирү татар телендә оештырылган балалар бакчалары һәм мәктәпләр күбрәк булсын иде», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтовка Киров өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе Зөфәр Галиуллин.
Марат Әхмәтов, балаларга татар телен өйрәтүдә ата-аналарның теләкләрен исәпкә алып, татар сыйныфларын ачу мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Моннан тыш, туган телдә сыйныфтан тыш һәм дәрестән тыш чаралар уздыру мәсьәләсен дә өйрәнергә мөмкин. «Бу схеманы без хәзер Татарстанда да кулланабыз, сыйныфтан тыш эшнең эчтәлеген милли-мәдәни компонент кертү хисабына киңәйтергә тырышабыз», – диде парламент җитәкчесе вазифаларын башкаручы.
Марат Әхмәтов гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар теле буенча дәреслекләр булуы белән дә кызыксынды. «Проблема юк, дәреслекләр килә», – дип җавап бирде Киров өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре.
Очрашуда татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Киров өлкәсендә бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнәләр.
1991 елдан Сосновка шәһәрендәге «Суднолар төзүче» мәдәният йорты базасында «Идел» татар җыры халык ансамбле оештырылган. Шулай ук Киров өлкәсенең «Өшен гармунчылары», «Кояш», «Мирас», «Умырзая», «Шаян кызлар» татар халык ансамбльләре, «Кояш нурлары» балалар татар җыры ансамбле киң танылу алган.
Киров өлкәсендә татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе, Киров өлкәсе татарлары конгрессы, «Яшьлек» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы теркәлгән, ике мөфтият эшли, мәчетләр ачылган.
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов республика Рәисе исеменнән Киров өлкәсе татарлары активына балалар һәм өлкәннәр өчен татар телендә китаплар тапшырды.
Искәртеп үтәбез, Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде, анда ул Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышында катнаша. Ике субъект парламентарийлары төбәкләрдә кадрлар белән тәэмин итү һәм «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз