news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Казанның тагын 1-2 районында чиста татар мәктәпләре булсын иде

Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов анда үз тәкъдим-фикерләрен яңгыратты.

Марат Әхмәтов: Казанның тагын 1-2 районында чиста татар мәктәпләре булсын иде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комиссия оешканга хәйран гына еллар үткән булса да, боз кузгалды, дип әйтә алмыйм. Зур сөенечле нәтиҗәләр турында сөйләшергә бераз иртәрәк, чөнки милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны без бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз. Барчагызга рәхмәт!

Безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында милләттәшләребезгә кирәк кадәр күләмдә туган телдә басма матбугат булуын максат итеп куйдык. Газета-журналларга язылуны, бакчаларга, мәктәпләргә кирәкле дәреслекләр әзерләү мәсьәләсе буенча да хәйран нәтиҗәле эшләр башкардык. Ул процесс дәвам итә. Шул ук вакытта башка милләтләр – чуваш, мордва, удмурт, марилар буенча да эшләрне көчәйттек. Кызганыч, ул республикаларның үзләрендә сатып кына алырга кирәкле материаллар юк. Үз телендә бер генә китап чыкмаган республикалар бар. Безнең ресурслар да, иҗади потенциал да бар.

Язучылар берлеге белән матур проект эшлибез. «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Татар сүзе» бәйгесе үткәрәбез. Милләттәшләр арасында туган телгә битараф булмаган һәм янып яшәүчеләр бар. Алар белән берлектә туган телебезгә ихтыяҗ буенча җәмәгатьчелек фикере тудырырга тиешбез. Эш күп, һәр оешма белән – идарә структурасымы, иҗтимагый оешмамы – дистәләгән проектлар бар, алар эшлиләр.

Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2нче татар гимназиясе бар, анда әти-әниләр хәтта Лаеш, Биектау, Яшел Үзәннән балаларын китерәләр. Бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, сезнең карар белән яңа өстәмә бина төзелеше бара, яңадан 500 баланы өстәп кертә алабыз.

Казанның Совет, Идел буе һәм башка районнардан балаларын китерәләр икән, димәк, әти-әниләрдә балаларына туган телдә белем бирү ихтыяҗы бар дигән сүз. Әти-әниләр балалары белән юлда икешәр сәгать йөрмәсен өчен, Казанның тагын 1-2 районында чиста татар мәктәпләре булсын иде, дигән хыялым зур. Икенче мөрәҗәгатем бар.

Милли интеллигенциянең күбесе Казан үзәгендә яши. Вахитов районында бик матур, нәтиҗәле эшли торган балалар бакчасы да кирәк. Киләчәккә алмашны шулар белән әзерлисе.

Без һәр мөрәҗәгать иткән структурага ачык. Телебезгә карата нинди фикер, теләгегез бар, һәрберегезнең фикерен карыйбыз, нәтиҗәле эшләргә әзербез.

Очрашуда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова һәм Гөлнар Гарифуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100