news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Казанда тагын чиста татар мәктәпләре булсын иде дигән хыялым бар

Марат Әхмәтов: Казанда тагын чиста татар мәктәпләре булсын иде дигән хыялым бар
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Казанда тагын татар мәктәпләре ачуга ихтыяҗ булуын әйтте. «Казанның тагын бер-ике районында чиста татар мәктәпләре булсын иде, дигән хыялым бар», - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.

Бу минутларда Казан Кремленең гавәми урыннарында татар җәмәгатьчелеге белән очрашу бара.

«Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2 нче татар гимназиясе бар, анда хәтта Лаеш, Биектау, Яшел Үзәннән балаларын китерәләр. Бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, сезнең карар белән яңа өстәмә бина төзелеше бара, яңадан 500 баланы өстәп кертә алабыз», - диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, Казанның Совет, Идел буе һәм башка районнардан балаларын китерәләр икән, димәк, әти-әниләрдә балаларына туган телдә белем бирү ихтыяҗы бар дигән сүз. «Әти-әниләр балалары белән юлда икешәр сәгать йөрмәсен өчен, Казанның тагын бер-ике районында чиста татар мәктәпләре булсын иде дигән хыялым бар», - дип мөрәҗәгать итте комиссия рәисе.

«Милли интеллигенция күбесе Казан үзәгендә яши. Вахитов районында бик матур нәтиҗәле эшли торган балалар бакчасы да кирәк. Киләчәккә алмашны шулар белән әзерлисе», - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100