news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов «Илһам» сериалы турында: Ул – җыр жанрының Тукае

Марат Әхмәтов «Илһам» сериалы турында: Ул – җыр жанрының Тукае
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татар җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган өч серияле «Илһам» сериалы башка телләргә дә тәрҗемә итәргә кирәк, бөек артистның тарихын бөтен ил белергә тиеш. Мондый фикер белән ТНВ студиясендә фильмны тәкъдим итү чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов уртаклашты.

Әхмәтов башта сериал төшерү идеясенә шикләнебрәк каравын әйтте. «Сериалда күрсәтелгән Илһам Шакировта артист белән бер заманда яшәгән, иҗат иткән кешеләр үзе белгән җырчыны эзләячәк», — дип аңлатты ул.

Әмма әзер өзекләрне караганнан соң, аның шикләре калмаган. «Фильмның уңышлы килеп чыгуына инандым. Көзен тамашачыларыбыз чын Илһам Шакировны күрә алачак », — дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.

Әхмәтов проектны татар телле аудиториядән читтә дә таратуның мөһимлегенә игътибар бирде. Аның сүзләренчә, Илһам Шакиров — Татарстанның гына түгел, бөтен илнең мәдәни горурлыгы.

«Ул — җыр жанрының Тукае. Ул — бөек кеше, гаҗәеп һәм сирәк талант. Бу талантны берәр кайчан кемдер кабатлый алачакмы, юкмы, әле билгесез», — дип ассызыклады ул.

Әхмәтов фильмның синхрон тәрҗемәле ике телле версиясен булдыру инициативасын хупларга әзер булуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot