Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: Илдус Мостюков ачышларының кирәклеген бүгенге тормыш үзе раслый
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачылышында журналистларга галим хезмәтенең әһәмияте турында әйтте.
«Бүгенге вакыйганың тәрбияви әһәмияте зур, чөнки яңа буынны илне ярата торган патриотик рухта тәрбияләргә кирәк. Аларга үрнәк булырлык Мостюков, Кузнецов һәм башкалар бар. Республикабызда Геройлар күп: 439 Героебыз белән горурлана алабыз», – диде Марат Әхмәтов.
«Мин Илдус Мостюковны искиткеч тыйнак кеше буларак билгеләп үтәр идем. Ул беркайчан да баш күтәреп, борын чөеп, бөеклеген күрсәтеп йөрергә тырышмады. Гади, эчкерсез булып калырга тырышты. Хәрби күзлектән караганда, аның ачышлары ни дәрәҗәдә кирәклеген бүгенге тормыш үзе раслый», – дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.
Ул Мостюковның гомеренең соңгы көннәренә кадәр фән белән шөгыльләнгәнен искәртте. «Авиация институтында студентлар ничек кызыксына, ничек эзләнәләр – шуннан хәбәрдар булды, хәтта диплом диссертацияләрен яклаганда да, шунда катнашып, бүгенге тормыш белән яшәргә тырышты. Бигрәк тә Җиңү көне алдыннан бу – зур вакыйга. Безнең буыннар арасындагы элемтәне ныгыту өчен дә, лаеклы алмаш әзерләү өчен дә искиткеч чара», – дип искәртте Әхмәтов.
- Илдус Мостюков «Радиоэлектроника» Казан фәнни тикшеренү институтына нигез салучы санала. «Свой-чужой» самолетларны танып белү системасының генераль конструкторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз