news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов икътисадта фәнни-эзләнү эшенә игътибарны көчәйтергә кушты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов икътисадта мәшгуль булганнарның күпме өлеше фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүе турында кызыксынды. Бу сорауны ул кичә парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде.

«Без фәнни тикшеренүләргә аз сарыф итәбез икән. 2025 ел буенча чыгымнар тулай төбәк продукты күләменә нисбәттә 1 процент кына тәкшил итә. Без бу күрсәткеч буенча 19 нчы урында. Түбән Новгородта ул – 4,5 процент», – диде Марат Әхмәтов.

Ул Татарстанда гуманитар тикшеренүләр 3 процент кына булуына да игътибар юнәлтте. «Без – милли республика, фәнни тикшеренүләрнең бу юнәлешен көчәйтү кирәк, бу безне бизәми», – дип ассызыклады ул.

Марат Әхмәтов федераль бюджет белән нәтиҗәле эшләүче төбәкләр булуын билгеләп узды. «Түбән Новгородта фәнни эзләнүләргә бюджеттан ярдәм 40 процент тәшкил итә, бездә ул – 25 процент. Аларның тәҗрибәсен өйрәнү кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк фәнни учреждениеләрне фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итәргә кирәк. Бәлки, Фәннәр акадмиясе белән уртак эш кирәктер. Фәнсез икътисад үсеше дә юк», – дип Марат Әхмәтов бу сорауларга игътибарны көчәйтергә күрсәтмә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot