news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Ифтар кичәләре күңелебезне, рухыбызны чистарта

Марат Әхмәтов: Ифтар кичәләре күңелебезне, рухыбызны чистарта
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов ифтар кичәсен күңелне, рухны чистарта торган очрашу дип саный.

«Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Мондый вакыйгаларга бик зур бәһа бирәм, күңелебезне, рухыбызны чистарта торган мондый очрашуларда беркем тискәре, начар уйлар уйламый. Игелек, яхшылык турында уйлыйбыз. Рамазан аеның шушы рухыбызны чистарту, җәмгыятьне савыктыру күзлегеннән әһәмиятен бик югары бәялим», – диде ул «Туган авылым» милли-туристик комплексында оештырылган быелгы беренче ифтарда.

Аның фикеренчә, җәмәгатьчелек киләчәкне өметле итеп күрәсе килсә, дин, әхлак, тәрбия юлында булу хәерле. «1990 еллар башында кыйблабызны югалтып, көнбатыштан бәхет эзләп, саташып йөрдек. Шул чор эчендә генә тулы буын үсеп чыкты. Ниһаять, үзебезнең кыйблабызны табып, көннән-көн тирәнрәк шул кыйблага таба юнәлә барабыз, чистарынабыз. Кыйблабыздан тайпылмыйча, үзебез, балалар, оныклар шушы юлдан барсак иде», – диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100