Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Идел буе Закон чыгаручылар советының юбилей утырышында катнашты
Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80нче утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Парламентарийлар төзелеш тармагын үстерү, территорияләрне комплекслы үстерү программасын һәм төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, көн тәртибендә Идел буе федераль округында Яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре үзәк урын алды.
«Округ икътисады структурасында төзелеш тармагы 6 процент чамасы тәшкил итә. Тармактагы вазгыять безнең төбәкләрдә үсеш алган башка чиктәш өлкәләргә турыдан-туры йогынты ясый. Мәсәлән, төзелеш материаллары, җиһазлар, йөк техникасы җитештерүгә. Россия Президенты Владимир Путин торак төзелеше өлкәсендә бурычлар куйды. Бу, барыннан да элек, торак фондын яңарту һәм торак белән тәэмин ителешне арттыру», – дип билгеләп үтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып җибәреп.
Территорияләрне комплекслы үстерү программасы төзелеш тармагын үстерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Төп проблемалар арасында Идел буе закон чыгаручылары акча юклыкны, кредит алудагы кыенлыкларны, ипотека ставкалары артуны һәм кадрлар кытлыгын атады. Бу бигрәк тә технологик үзгәрешләр һәм цифрлашу шартларында актуаль.
«Территорияләрне комплекслы үстерү программасы шактый җитди һәм масштаблы. Безнең республикада бу эш инде берничә дистә ел дәвамында алып барыла. Хәзерге вакытта программада өч дистә комплекслы территория бар. Бездә елына 1 трлн сумлык төзелеш эшләре башкарыла, 3,5 млн квадрат метр торак төзелә», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Әхмәтов сүзләренчә, республикада кадрлар мәсьәләләре комплекслы рәвештә хәл ителә. Төзелеш өлкәсе өчен биш югары уку йорты һәм 35 һөнәри белем бирү уку оешмасы кадрлар әзерли.
Утырышта шулай ук яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, бу дәүләт белән яшьләр арасында ачык диалог кору өчен мәйданчык булып тора. Ул дәүләт идарәсе нигезләре белән танышырга һәм мөһим карарлар әзерләүдә катнашырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда ике дистә елдан артык вакыт дәвамында яшьләр парламентаризмының җитди базасы формалашкан. Хәзерге вакытта икенче чакырылыш Яшьләр парламенты эшли, аның составында 100 кеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз