news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов еллык юллама турында: Һәр җөмләсендә зур фикер һәм киләчәккә максат ята

Марат Әхмәтов еллык юллама турында: Һәр җөмләсендә зур фикер һәм киләчәккә максат ята
Рамил Гали

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән чыкты. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов юллама турында фикерләре белән уртаклашты.

«Юлламаның эчтәлеген кабат күңелдән үткәреп, фикерләргә кирәк булачак. Чөнки аның һәр җөмләсендә зур фикер һәм киләчәккә максат ята. Юлламада илдә, республикабызда, дөньядагы сәяси халәттән чыгып, шуңа кагылышлы бурычлар билгеләнде», – диде Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов юлламасында Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең тел мохитен саклауга зур өлеш кертүен әйтте. «Бу эш милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсе өчен олы әһәмияткә ия. Аны әйдәп бару өчен Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтемне белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Марат Әхмәтов та юлламада туган телне саклауга зур урын бирелүен билгеләп үтте.

«Рәиснең бу юлламасы республикабызның бөтен тармакларын да колачлады. Бик зур өстенлек махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез, илебез сакчыларына, аларның гаиләләренә, аларга игътибар һәм ярдәмчел булуга бирелде. Шуңа бәйле рәвештә мәгариф, сәламәтлек саклау, хезмәт күрсәтү, тормыш сыйфатын үстерү буенча халык нәрсәгә мохтаҗ – бөтен төрле тармаклар исәпкә алынды. Хәтта туган телебезне саклауга да зур урын бирелде, комиссиябез эшчәнлеген дә Рәисебез уңай яктан билгеләп китте», – диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100