news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Чаллы халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Чаллы халкын Сабантуй бәйрәме, шәһәрнең 400 еллыгы һәм КАМАЗның 50 еллыгы белән котлады. Ул шулай ук республика Рәисенең сәламнәрен җиткерде.

«Сабантуйның масштабы һәм кешеләрнең ачыклыгы сокландыра. Монда уникаль кешеләр яши», — диде Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәдә.

Әхмәтов сүзләренчә, хезмәт ветераннары, 1960 еллар ахырында бу шәһәрне төзегән һәм үз эшләрен лаеклы дәвам итүче буынны тәрбияләгән өлкән яшьтәге кешеләр аерым хөрмәткә лаек.

Әхмәтов фикеренчә, Чаллының киләчәге якты, ә икътисады һәрвакыт үсә тора.

«Безнең төп байлыгыбыз — тыл хезмәтчәннәребез», — дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Бәйрәм концертында Чаллының аерым уңышларга ирешкән кешеләренә Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды: «Фидакарь хезмәт өчен», «ТАССР оешуга 100 ел» медальләре, «ТР атказанган табибы», «ТР атказанган укытучысы», «ТР атказанган машина төзүчесе» исемнәре һәм башкалар бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot