news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Быел өч ай нәтиҗәләре буенча республика икътисады уңай динамика күрсәтә

Марат Әхмәтов: Быел өч ай нәтиҗәләре буенча республика икътисады уңай динамика күрсәтә
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстанның Дәүләт Советында профильле комитетларда ТР Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эше турында хисаплар тыңланды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы Хөкүмәт эше турында хисапны республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тәкъдим итте.

Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Рамил Хәйруллин докладыннан күренгәнчә, Татарстанда 1894 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 1390 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Республиканың мәгариф системасында 77 меңгә якын педагог хезмәт куя, шул исәптән 32 меңнән артык укытучы һәм 14 меңнән артык тәрбияче. Яшь белгечләрне җәлеп итү һәм урыннарда беркетү максатларында мәгариф хезмәткәрләренә ярдәм итүнең берничә чарасы гамәлгә ашырыла: ай саен өстәмә түләүләр, шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеген түләүсез файдалануга бирү һәм грант программалары.

2025/26 уку елында 45 югары белем бирү учреждениесе эшчәнлек алып бара. Аларда 155 025 студент белем ала, шуларның 20 меңнән артыгы – 14 якын һәм 104 ерак чит ил гражданнары.

2025 елда Татарстан Республикасында 10 яңа мәгариф объекты файдалануга тапшырылган, шулардан – 980 урынга исәпләнгән 5 мәктәпкәчә учреждение (Питрәч, Лаеш, Биектау районнарында һәм Казан шәһәрендә) һәм 4 меңнән артык урынга исәпләнгән 5 гомуми белем бирү учреждениесе – ике мәктәп, өч янкорма (Казан, Чаллы, шулай ук Лаеш, Тукай, Кукмара районнарында). Узган елда тагын 256 мәгариф оешмасында ремонт эшләре башкарылган.

«2025 елда федераль бюджеттан республика мәгариф системасына 15 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде, республика бюджетыннан финанслашу 2,5 млрд сум тәшкил итте», – дип белдерде Рамил Хәйруллин.

Республика технологик лидерлык буенча илкүләм проектларны, «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша, аларның чаралары Россиянең «Мәгарифне үстерү», «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программаларына кертелгән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе – туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. «Җәйге каникуллар чорында илебезнең 30 субъектыннан олимпиада, конкурс призерлары, җиңүчеләре катнашында татар телендә сөйләм практикасы белән 9 профильле смена оештырылды. Соңгы 3 елда балаларның туган телләрен өйрәнү, туган телдә укыту һәм тәрбияләү күрсәткечләре тотрыклы булып кала», – дип белдерде Рамил Хәйруллин.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Физика-математика алгарышы» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проект эшләгән ике ел эчендә 40 физика-математика сыйныфы, 3300дән артык укучыны үз эченә алган 170 математика һәм 30 геометрия түгәрәге оештырылган, 3000гә якын укучы һәм 356 педагог катнашында 6 фестиваль үткәрелгән, 5-9 сыйныф укытучылары өчен LMS-система эшләнгән.

2025 елгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Татарстанда 313 – 100 баллык нәтиҗә, шуларның 13е ике предметтан 200 балл җыйган. Математика, рус теле һәм сайлап алынган фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре республикада Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Хисап тыңлангач, депутатлардан сораулар яңгырады. Парламентарийлар арасында «Авыл укытучысы» программасы буенча республикага ничә укытучы киләчәге турында кызыксындылар. Рамил Хәйруллин сүзләренчә, быел Татарстанга укытырга Россия төбәкләреннән 12 укытучы килер дип көтелә. Узган елда да шулкадәр укытучы килеп урнашкан булган.

Депутат Илшат Әминов Татарстанда татар телендә белем бирә торган мәктәпләр саны турында сорады. «Бөтенләй татарча укытмаган мәктәпләр бармы? Соңгы өч ел буенча мәгълүмат әзерләп бирсәгез, динамиканы карар идек Татарстанда шундый ничә мәктәп бар икән. Китапханәләрдә татар китапларына ихтыяҗ бармы? Шул хакта да беләсе иде», – диде. Рамил Хәйруллин җавабыннан аңлашылганча, кызганыч, Татарстанда татар теле укытылмаган һәм татар телен бөтенләй өйрәнмәгән мәктәпләр дә бар.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Депутат Данис Шакиров татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләргә күпме заказ булуы турында кызыксынды. «Милли мәктәпнең төп күрсәткече – предметларны ана телендә укыту мәсьәләсе. Татар теле, әдәбиятыннан гына түгел, тәрҗемә ителгән дәреслекләргә заявка биү мәсьәләсе мөһим. Милли дип аталучы мәктәпләрдән тәрҗемә ителгән күпме дәреслеккә гариза бирелгән, өч елда алга китеш бармы – шуны күзәтер идек. Милли мәктәп ул – милли мохит тудыру гына түгел», – дип ассызыклады.

Марат Әхмәтов Министрлар Кабинеты эшчәнлеге турында хисаплар буенча нәтиҗә ясады. «Без тулаем Хөкүмәтнең эшеннән канәгать, чөнки, илдә, дөньяда катлаулы вәзгыятькә карамастан, республика елны шактый уңышлы тәмамлады: 5,7 трлн күләмдә тулай төбәк продукты, 1,6 трлн сум күләмендә инвестицияләр. Быел да өч ай нәтиҗәләре буенча республика икътисады уңай динамика күрсәтә. Без караган мәсьәләләрнең бер өлеше – Хөкүмәт һәм Татарстан Рәисенең масштаблы эшенең бик аз өлеше генә», – дип әйтте Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot