Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: «Без тарихта эзлебез» фестивале – республикабызның рухи байлыгы үрнәге
Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Тантаналы чара башланганчы һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иткәнче театрда күргәзмә оештырылды, анда зона этабы финалистлары үз өйләрендә еш әзерләнә торган милли ризыкларны тәкъдим итте. Финалга барлыгы алты гаилә үтте, алар республиканың Нурлат, Теләче, Әгерҗе, Алексеевск, Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында яшәүче татар, рус, чуваш һәм удмурт династияләренең барлыкка килү тарихын күрсәтте.
Марат Әхмәтов, лауреатларны һәм финалга чыгучыларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, бүгенге бәйрәмнең ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза торган чараларның дәвамы булуын билгеләп үтте. «Бүгенге фестиваль, һичшиксез, Халыклар бердәмлеге елының матур бизәге булачак, чөнки бүген биредә төрле милләт вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләре, гаилә династияләре турында сөйләде», – диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетына, шулай ук республикада традициягә әверелгән фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу – күпмилләтле гаиләләр яши торган республикабызның рухи яктан никадәр бай булуы үрнәге. Бер зур чәчәк бәйләменә берләшеп, алар бергәләп иҗат итә, эшли һәм дус-тату яши, – дип басым ясады ул. – Әлеге масштаблы фестиваль ел саен тагын да күбрәк катнашучыларны, йөзләгән кешене җәлеп итә һәм үз тирәсенә берләштерә. Гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге. Менә шундый гаиләләр, династияләр һәм традицияләр безне тагын да көчле, куәтле һәм максатчан итә».
Концерт программасы кысаларында финалга чыккан гаиләләр сәхнәдә үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Быел фестивальдә Әгерҗе муниципаль районыннан Гончаровлар-Габитовлар гаиләсе җиңде, икенче урында – Түбән Кама районыннан Хәсәнҗановлар гаиләсе, өченчедә – Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Без тарихта эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале проекты Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Ул ел саен 3 этапта (муниципаль, зона һәм республика) уза. Программа кысаларында милли һәм гаиләдә әзерләнә торган ризыклар күргәзмәсе оештырыла һәм «Таныш булыгыз, минем гаиләм, нәселем!» гаилә бәйгесе уздырыла, аның барышында һәр команда милли костюмнарда концерт номеры белән аралаштырып үз шәҗәрәләрен тәкъдим итә.
Фестивальнең муниципаль этабы быел февраль аенда республиканың 39 муниципаль берәмлегендә узды, бу этапта 152 гаилә катнашты. Зона этаплары 2026 елның апрелендә Нурлат, Түбән Кама, Кукмара, Әтнә, Спас районнарында һәм Казан шәһәрендә үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз