news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Балтач районында төзекләндерелгән балалар лагерен карады

Марат Әхмәтов Балтач районында төзекләндерелгән балалар лагерен карады
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Балтач районында капиталь ремонттан соң ачылган «Романтик» балалар җәйге сәламәтләндерү лагеренда булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов үз чыгышында учреждениедә булган үзгәрешләрне бәяләде. «Балтач районында эшләгәндә, минем бу лагерьда булганым бар иде. Бүген ул бик нык үзгәргән һәм матурланган. Бу – заманча лагерь», - дип билгеләп үтте сәясәтче һәм Татарстанда балалар һәм яшьләрнең үсеше өчен күп эшләр башкарылуын искәртте.

«Барыгызга да уңышлар, яхшы ял телим, бу сезнең тормышыгыздагы иң яхшы вакыт, илебезнең һәм республикабызның лаеклы гражданнары булып үсегез», – дип мөрәҗәгать итте ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы ял итүче балаларга.

Лагерьны реконструкцияләү ике этапта узды. 2024 елда җәйге сәламәтләндерү комплексы, клуб һәм биш йокы корпусы капиталь ремонтланган, ә 2025 елда медпункт, КПП, җиде йокы корпусы төзелгән, спорт зонасы яңартылган – футбол кыры, баскетбол уеннары өчен мәйданчык, воркаут өчен мәйданчык, шулай ук иҗади чаралар өчен мәйданчык һәм җәйге ачык сәхнә. Тагын керү юлы ремонтланган, җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot