news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов балаларга туган телне өйрәтүдә яңа алымнар эзләргә кушты

Марат Әхмәтов балаларга туган телне өйрәтүдә яңа алымнар эзләргә кушты
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе активистлары һәм яшьләр проектларын оештыручылар белән очрашты. «Ура, авылга!» проектының быелгы сезонын йомгаклауга багышланган очрашу Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел «Ура, авылга!» проекты республиканың 17 районындагы 50дән артык авылында уза һәм 3 меңнән артык катнашучыны берләштерә. Бу туган телләрне һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә корылган бушлай, көндезге лагерь. Сменаларда балалар һәм яшүсмерләр татар, удмурт, чуаш һәм мари мәдәниятләре белән таныша, мастер-классларда, экскурсияләрдә була, ярышларда катнашалар.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Очрашу алдыннан Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән проектлар күргәзмәсен карады. «Ура, авылга!» программасында катнашучылар төрле районнардан килгән остазлар (Аксубай, Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Спас, Сарман, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары) лагерь сменаларында балларның нәрсәгә өйрәнүе һәм нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде.

Ютазы районында балалар һәм яшүсмерләр өчен татар халык җыры түгәрәге уза, шулай ук балалар келәм туку серләренә өйрәнә һәм күннән милли элементлы бизәк буенча мастер-класс оештырыла. Проектта катнашучылар Арча районында татар халык бәйрәме Сабантуйда була. Мамадыш районында малайлар милли көрәш буенча, кызлар татар милли биюе буенча мастер-классында булган. Апас районында, ял итүчеләр «Масмак» чуаш баш киеме ясарга өйрәнгәннәр һәм чуаш халык ашлары әзерләгәннәр.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Марат Әхмәтов «Ура, авылга» – проектының уңышлы булуын әйтте. Ул комиссия белән берлектә гамәлгә ашырылганнар арасында иң нәтиҗәлеләр рәтендә диде ул. «Бу залга кергәндә үк җанлы, дустанә, тормышны ярату, милли рухтагы мөнәсәбәт сизелә, - дип мөрәҗәгать итте проектны оештыручыларга Марат Әхмәтов. - Сезнең кебек эш сөючән, балаларны оештыра, берләштерә белүче осталарыбыз булганда, һичшиксез, уңышлы була. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Очрашуда «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм остазлар проектны гамәлгә ашыру барышында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар әйтүенчә, «Ура, авылга!» балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да берләштергән. Һәр торак пунктта программа биш көн дәвам иткән.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов балаларга туган телне өйрәтүдә яңа алымнар эзләргә һәм бу юнәлештә сменалар программасын камилләштерергә өндәде. «Әлеге проект кысаларында безнең төп максат - җәйге каникул вакытында шәһәр балаларын авылларда әби-бабайларда кунакта булганда туган телләрен өйрәнүгә җәлеп итү», - диде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Өч ел элек без проектны биш районда мең кеше катнашында башлаган идек. Бер елдан соң алар ике меңгә җитте, ә бүген — инде өч мең. Катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта».

Марат Әхмәтов 80 кешегә исәпләнгән сменаларга 120дән артык кеше языла диде. «Мондый ихтыяҗ бар икән, без бу эшне дәвам итәргә тиешбез, - дип искәртте Марат Әхмәтов. - Сүз балалар, аларның туган тел һәм гореф-гадәтләр белән кызыксынулары турында бара».

Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләймановка һәм аның командасына инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, проектның уңышы аны авыл халкы белән бергә оештыруда. «Без авыл кешеләрен һәм балаларны җәлеп итәбез, лагерьны һәр авылда аерым программа ясап үткәрәбез, - диде ул. - Бу татар, чуаш һәм мари телләрен өйрәнү буенча уеннар, күңел ачу чаралары, ярышлар аша алып барыла. Уеннар вакытында туган телдә аралашып, фермаларга йөреп һәм җирле халыкка кунакка барып, балалар чын күңелдән кызыксынып яңа сүзләр өйрәнә».

Очрашу азагында Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын оештыручыларга бүләкләр тапшырды. Чарада шулай ук мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot