news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде
Фото: © «Шаян ТВ», Дилияр Борһанов

Бүген «Шаян ТВ» телеканалы студиясендә «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды. Бу хакта «ТНВ» телеканалы хәбәр итә.

Фото: © «Шаян ТВ», Руслан Хафиз

  • Конкурсның максаты – балалар өчен татар телендә җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны эзләү, әлеге җырларны тану, балалар репертуарын композицияләр белән баету. Чара Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Фото: © «Шаян ТВ», Дилияр Борһанов

Быел бәйгегә 100гә якын җыр кабул ителгән. Аларны иҗат итүчеләр арасында профессиональ композиторлар да, һәвәскәрләр дә булган. Жюри икенче тур өчен 20 җырны сайлап алган. Тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган ун җыр өченче турга узган.

Шуннан соң жюри биш җиңүче композицияне билгеләгән:

«Гөлләрем» җыры (сүзләре авторы — Илфат Шәехов, композиторы — Зөфәр Бохаров),

«Милләтем – татар минем» җыры (авторы — Гүзәл Таһирова),

«Печән өсте» җыры (сүзләре авторы — Айрат Галиуллин, композиторы — Эльвира Сәлахова),

«Сәлам җыры» (сүзләре авторы — Гөлчәчәк Хаҗиева [Садретдинова], композитор — Гөлназ Җиһаншина),

«Шугалак» җыры (сүзләре авторы — Ленар Шәехов, композиторы — Миләүшә Хәйруллина).

Җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, «Шаян ТВ» телеканалы профиль комиссиясе ярдәме белән җиңүче җырлар өчен заманча аранжировкалар булдырачак һәм видеоклиплар төшерәчәк. Бу композицияләрне «Сәйлән» балалар телевизион фестивале катнашучылары башкарачак. Шулай ук җырлар «Балачак җыры» җыентыгына керәчәк.

Фото: © «Шаян ТВ», Руслан Хафиз

Бүләкләү тантанасында хөрмәтле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Казан Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов булган. Җиңүчеләрне котлау өчен шулай ук танылган язучылар, композиторлар һәм жюри әгъзалары җыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100