news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» бәйгесендә: Балалар белән эшләү ул – безнең киләчәгебез

12 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Балачак җыры» бәйгесенең 5 еллыгына багышланган гала-концерт узды. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бәйгенең 5 ел эчендә зур уңышларга ирешүен билгеләде.

«Без бүген күңелле балачак дөньясында кунакта. Искиткеч күңел халәтендә. Бүген «Балачак җыры»ның бәләкәй генә юбилее, без инде аны 5 ел дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы белән оештырабыз. 500 катнашучы, алар артында тагын меңләгән кеше тора, 50 автор-җиңүче, 25 җиңүче җыр, аларның һәрберсенә клип төшерелгән һәм республикабызның балалар бакчалары һәм мәктәпләре файдалансын өчен, һәрберсе җыентык итеп тупланып чыгарылган. Бу – искиткеч зур хезмәт, чөнки балалар белән эшләү ул – безнең киләчәгебез», – диде ул.

Марат Әхмәтов бәйгенең алга таба да дәвам итүен теләде. «Нинди сәләтле, көчле рухлы безнең балалар һәм нинди әдәбиятлы, мираслы безнең татар халкы. Бу халык белән әллә нинди җиңүчеләргә ирешеп була. Без бергә булсак, киләчәктә балалар белән матур итеп эшләсәк, һичшиксез, безнең милләтебезнең киләчәге бай һәм өметле булыр», – ди ул.

Шулай ук Марат Әхмәтов «Сәйлән» фестиваленең ярымфиналистларына һәм финалистларына акчалата бүләкләрне дә тапшырды.

«Сәйлән» фестивалендә җиңүчеләр исемлеге:

  1. Рөстәм Хөсәенов (Казан)
  2. Сәид Галиуллин (Казан)
  3. Сәмир Камалов (Чистай)
  4. Асылъяр Асылхузина (Әлмәт)
  5. Ильназ Харисов (Чаллы)
  6. Зәлинә Шакирова (Чаллы)
  7. Камил Вәлиев (Буа)

Гран-при иясе - Амелия Феофанова (Биектау)

  • Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ТЭФИ-KIDS» 2024 телевизион милли премиясе иясе «ШАЯН ТВ» балалар каналы тарафыннан оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100