news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагында чыгымнарны оптимальләштерергә киңәш итте

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы тармагында чыгымнарны оптимальләштерергә киңәш итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел сөтне сату бәяләре аркасында килгән зыян республика авыл хуҗалыгына еллык ярдәм күләменнән дә артып киткән – 15 миллиард сумнан артык.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шул хакта әйтте.

«Авыл хуҗалыгының куркыныч факторлары икеләтә артты. Әгәр күп тармаклар өчен бу тышкы һәм эчке базар факторы булса, авыл хуҗалыгының моңа табигый факторы да өстәлә. Быел бу ике сәбәп бергә туры килде, һәм бик кырыс рәвештә. Тагын да катлаулырак елны мин хәтерләмим, шул бар нәрсә көеп беткән 2010 ел булса гына. Соңгы алты елдан 2020 елны гына уңайлы дип бәяләргә була, калганнары төрле дәрәҗәдә катлаулы булды», – диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, үсемлекчелек буенча зыян сөтчелек терлекчелегенә караганда ике тапкыр күбрәк булырга да мөмкин.

«Һава шартлары буенча, урып-җыю эшләре барышында без, бик тыйнак кына әйткәндә, 500 мең тонна ашлык югалттык, аны үстерүгә бик зур чыгымнар китте. Быелга кирәкле ресурслар узган елга караганда шактый кыйммәткә төште, ә ашлык бәясе – 2015 ел дәрәҗәсендә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендә куллана торган ресурслар күп тапкырлар артты», – дип искәртте Марат Әхмәтов.

Ул урып-җыю чорына да җаваплырак карарга, «эленке-салынкы» йөрүгә вакыт калдырмаска кирәк, дип әйтте. «Без урып-җыюны 21 июльдә башладык, 6 августта беренче миллион тонна ашлык суктырдык. Июльдә һава торышы яхшы булганда, аерым компанияләр, холдинглар, күрәсең, әле вакыт күп – тулы бер август бар дип йөргәндер, ә август тоташ яңгырлы булды, шуңа күрә бөртеклеләрне күп югалттык», – диде ул. Ул болар барысы да агросәнәгать комплексының финанс тотрыклылыгына җитди йогынты ясаганын әйтте.

«Җитештерүне үстереп, күләмнәрне арттырып, без параллель рәвештә нәтиҗәлелекне югалтабыз», – дип белдерде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы хәзер узган еллардагы шактый инвестицияләр хисабына тотрыклылыгын саклый. «Авыл хуҗалыгы үсешенә 25, 35, 40 миллиард сум инвестицияләнгән. Хәтта бу ресурсларны да акрынлап бетереп барабыз. Ә киләсе елларда бездә мондый инвестицияләр кертү мөмкинлеге булырмы?» – дип ул.

Шул ук вакытта, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катлаулы шартларда «мөмкин булганның барысын да эшли» дип, Марат Әхмәтов министрлыкка мактау сүзләре дә җиткерде. Татарстанда сөт терлекчелеген модернизацияләү үткәрелә, ел саен матди-техник база яңартыла, бик күп техника сатып алына.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл хуҗалыгы тармагының финанс торышына анализ ясарга һәм чыгымнарны оптимальләштерергә тәкъдим итте.

2027 елга Татарстан бюджетында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 15 миллиард сум акча каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot