news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча тотрыклылыкны саклап калырга өндәде

Бүген Буа муниципаль районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда республиканың көньяк-көнбатыш районнары фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре җыелды.

Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов авылның актив кешеләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү һәм авыл халкының хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтү мөһимлеген билгеләп узды, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов республикада мондый очрашуларның традициягә әйләнүен һәм быел инде 18нче мәртәбә уздырылуын искәртте. «Ел саен без республикада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышабыз. Бу бурычның мөһимлеге турында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында, шулай ук үзенең Дәүләт Советына еллык Юлламасында, моннан тыш, күчмә муниципаль киңәшмәләрдә сөйли. Без сезнең урыннарда башкарган эшегезнең мөһимлеген һәм катлаулылыгын аңлыйбыз, чөнки нәкъ менә сез авыл кешесенең үсеше һәм проблемаларын хәл итү юлында торасыз», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов чыгышында.

Ул, авырлыкларга карамастан, 2025 елда авыл хуҗалыгы лаеклы нәтиҗәләр күрсәтүе турында әйтте. «Авыл хуҗалыгы шактый кыен вакытлар кичерә, мин сөткә һәм ашлыкка сатып алу бәяләрен күздә тотам, алар 2020 ел дәрәҗәсендә калды, шуңа да карамастан, безнең товар җитештерүчеләр шактый тырышып һәм фидакарьләрчә эшли», – дип басым ясады Марат Әхмәтов. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 400 миллиард сум тәшкил итеп, шуның 160 миллиард сумы кече хуҗалыклар тарафыннан җитештерелгән.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчү кампаниясенең барышы, узган елгы очрашуларның беркетмәләрен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде. «Чәчү кампаниясенең барышы турында кыскача мәгълүмат бирәм. Сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә, бүгенгә 1 миллион 611 мең гектарда игеннәр чәчелгән, бу – планның 94 проценты. Шул исәптән, бөртекле культуралар 726 мең гектарда яисә 94 процент мәйданда чәчелгән, шикәр чөгендере – 100 процент диярлек, көнбагыш – 98 процент, рапс – 94 процент. 5,4 мең гектар мәйданда бәрәңге һәм яшелчәләр утыртылган», – дип хәбәр итте ул.

Үткән очрашуларның йөкләмәләре беркетмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, министр хәбәр иткәнчә, 31 пунктның 29ы үтәлгән.

«Беркетмәнең 2 пункты үтәлмәгән, аерым алганда, муниципаль район башлыкларына Кукмара районының кооперативларның сөт парклары территориясендә фермалар төзү тәҗрибәсен өйрәнергә һәм аны үз территорияләрендә кулланылышка кертергә кушылган иде, – диде Марат Җәббаров. – Моннан тыш, муниципаль берәмлекләргә электрон хуҗалык кенәгәсен вакытында һәм тулысынча тутырырга тәкъдим ителде. 2026 елның 1 гыйнварына Россия кенәгәсенә Татарстан Республикасы буенча 256 мең шәхси ярдәмче хуҗалык кертелгән, бу - 79 процент. Буа һәм Кайбыч районнары шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны буенча мәгълүматларны 100 процент күләмендә керткән».

Тармак министрлыгын борчыган мәсьәләләр арасында министр шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санының кимүен атады. Бу, шул исәптән, терлекчелектә тулаем продукция җитештерү күләме кимүгә, шулай ук КФХларның саны азаюга китерә. Марат Җәббаров шулай ук яңа гына эшли башлаган һәм эшли торган КФХларга грант ярдәме шартларының үзгәрүе турында да сөйләде – алар бер программага берләштерелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз агробизнесын ачу өчен 7 миллион сумга кадәр грант күләмендә «Агромотиватор» гранты кертелә. Конкурс ике юнәлеш буенча да 9 майдан 8 июньгә кадәр игълан ителгән.

Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов район башлыкларын гомуми рейтингтагы күрсәткечләргә тагын бер кат игътибар итәргә өндәде. «Рейтингларда үз позицияләрегезне, үзегезнең никадәр актив һәм бик үк актив булмавыгызны күрдегез. Барлык мәгълүматны исәпкә алып, зинһар, нәтиҗәләр ясагыз, – дип басым ясады Марат Әхмәтов, башлыкларга мөрәҗәгать итеп. – Муниципаль район башлыклары, күрсәткечләрегез бик үк югары булмаса, тагын нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләгез. Без аңлыйбыз, вазгыятьне радикаль рәвештә тиз генә үзгәртергә ярамый, әмма без сезнең белән авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча тотрыклылыкны саклап калырга бурычлы. Монда шуны күздә тотам, күп кенә субъектлардан аермалы буларак, бездә зур ярдәм бар».

Ел саен үткәрелә торган мондый очрашулар май аенда республиканың Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Арча районнарында узган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot