news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Авыл халкының хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтергә кирәк

Марат Әхмәтов: Авыл халкының хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтергә кирәк
Фото: © Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, эшчәнлек төренә карамастан, үз эшендә актив, инициативалы авыл халкына ярдәм итәргә өндәгән, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. Бу хакта ул Буада авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмәдә сөйләгән.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, авыл торак пунктларына ярдәм итү – муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлеген бәяләүдә өстенлекле критерийларның берсе. Алга таба ул чыгышында бүген семинарда катнашучылар караган агач эшкәртү цехын тотучы эшмәкәр Андрей Юркинны мисалга китерә.

«Озак еллар дәвамында без хезмәт активлыгы дигәндә, нигездә, авыл хуҗалыгы мәшгульлеген күздә тоттык. Бүген бизнесмен Андрей Юркин үрнәген күрдек, ул бернинди ярдәмсез үз эшен үстерә. Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итәм, мондый юнәлешләрне өйрәнергә һәм ярдәм күрсәтергә кирәк. Шәхси хуҗалыклар һәм КФХ дәрәҗәсендә генә чикләнмичә, хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтергә кирәк. Әгәр торак пункт территориясендә яхшы, лаеклы хезмәт хакы түли һәм үз производствосын нәтиҗәле үстерә белүче эре хуҗалык субъекты булса, бу да безнең авыл халкының эшлекле активлыгы. Иң мөһиме – авылда яшәүче кешеләргә акча эшләү һәм яшәү өчен шартлар тудыру», – дип ассызыклаган Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы сәнәгать парклары эшенә аерым тукталган. «Арчада узган семинарда безгә уникаль сәнәгать паркын күрсәттеләр, Казан янында булуына карамастан, анда инвесторлар җәлеп итә алганнар, 200дән артык эш урыны булдырылган, шул ук вакытта анда урнашырга теләүчеләр саны арта гына бара. Мөгаен, профильле министрлык белән берлектә, өстәмә ярдәм чараларын карарга кирәктер», – дигән ул.

Киңәшмәне тәмамлап, Марат Әхмәтов муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре башлыкларын авыл халкын эш белән тәэмин итүнең яңа формаларын эзләргә чакырган. «Без яңа проектларны карарга, аларны республика Рәисенә тәкъдим итәргә әзер. Сез көн саен авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торасыз, алгы сызыкта, актив авыл халкына һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк», – дип йомгаклаган сүзен Марат Әхмәтов.

Семинар-киңәшмәдә Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук республиканың 8 районыннан башлыклар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, банк өлкәсе җитәкчеләре катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot