Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Ата-ана милли мәктәпне сайлаганда бинаның зәвыклы булуы зур роль уйный
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары милли мәктәп һәм бакчаларның биналары иске булуына игътибар юнәлтте.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ата-ана милли мәктәпне сайлаганда бинаның зәвыклылыгы, эчке җиһазланышы зур роль уйнавын белдерде һәм мәгариф һәм фән министрына бу мәсьәләдә юл картасын булдырырга тәкъдим итте.
«Ата-аналарның балаларын милли мәгариф оешмаларына теләп китерүендә, белем һәм тәрбия бирү сыйфаты белән беррәттән, биналарның зәвыклылыгы, эчке җиһазланышы да бик зур роль уйный. Бу мәсьәләдә мәгариф һәм фән министры белән берлектә юл картасын булдырып, республикабыз рәисенә тәкъдимнәр кертергә кирәк», – диде Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Марат Әхмәтов милли мәгариф системасында еллар дәвамында җыелып килгән проблемалар арасында милли мәктәп һәм бакчаларның биналары иске булуына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, 1970-1980 елларда төзелгән мәктәпләр, бакчалар ата-ананы кызыктырмый, ә 2000нче еллардан соң ачылган мәгариф оешмалары күбесенчә рус телендә белем һәм тәрбия бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз