Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов «Арча» сәнәгать паркында һәм атлар фермасында булган
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Арча» сәнәгать паркы предприятиеләрендә булган. Аерым алганда, Марат Әхмәтов «Идел буе катнаш азык заводы» һәм «Якты көн» кооперативлары, «ТехноАрск» ҖЧҖ, «Ихлас» компаниясенең тортлар җитештерү эше белән танышкан, шулай ук Эшмәкәрләр аллеясен ачуда катнашкан. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марат Әхмәтов сәнәгать паркының иң зур резидентлары күргәзмәсен карап чыккан. Аңа «Идел буе ясалма сөт, премикслар һәм катнаш азык җитештерү заводы» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы турында сөйләгәннәр. 2019 елда компания 42 млн сум күләмендә грант алган. Завод бозаулар өчен ясалма сөт, мөгезле эре терлекләр һәм кошлар өчен премикслар, шулай ук мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, авыл хуҗалыгы кош-корты өчен катнаш азык җитештерә.
Күргәзмәдә, шулай ук, 2020 елда 53 млн сум күләмендә грант алган «Якты көн» авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеге дә тәкъдим ителгән. Предприятие сөт һәм сөт продукциясе җитештерә.
«Арча» сәнәгать паркында Марат Әхмәтовка «ТехноАрск» ширкәтенең сөтчелек фермалары төзү өчен металл эшләнмәләр җитештерү эше турында сөйләгәннәр. Компания эшне 500 квадрат метр мәйданда биш хезмәткәр белән башлаган булса, хәзер һәркайсы 1300 квадрат метр булган заманча ике цех булдырган. Предприятие робот-эретеп ябыштыручыларны актив кертә һәм процессларны оптимальләштерү һәм сыйфатын күтәрү өчен өр-яңа җиһазлар куллана.
Сәнәгать паркының иң эре резидентларыннан берсе – кондитер ризыклары җитештерү белән шөгыльләнүче «Ихлас» компаниясе. Предприятиенең беренче эш цехлары 2023 елда шәхси эшмәкәр Руслан Гайнетдинов тарафыннан оештырылган. Бүгенге көндә биредә 90 төрле торт җитештерәләр, көн саен 15 меңгә якын татлы эшләнмә әзерләнә.
Шулай ук, «Арча» сәнәгать паркында Марат Әхмәтов Эшкуарлар аллеясен ачуда катнашып, нарат үсентесе утырткан.
«Арча» сәнәгать паркының тарихы 2014 елда җир кишәрлеген сайлап алудан һәм проект эшләреннән башланган. Төп төзелеш эшләре 2018 елда башлана, ә инде 2019 елда беренче резидент эшли башлый. Бүген 21 гектар мәйданда 16 резидент эшли, компанияләрнең инвестицияләре 3,5 млрд сум тәшкил иткән, 550 эш урыны булдырылган. Идарәче компания һәм резидентлар ТР Икътисад министрлыгы конкурсларында, Эшмәкәрлекне яклау фонды программаларында актив катнаша һәм ташламалы заемнардан файдаланалар.
Арча районына эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов, шулай ук, Айзат Сәлаховның Сеҗе авылында нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгында да булган. Эшмәкәр өч йөзләп ат асрый. Предприятие казылык һәм кымыз җитештерү белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз