Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: «Алтын мөнбәр» кинофестивале безне бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк итә
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кунакларын ябылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханоның сәламнәрен һәм иң изге теләкләрен тапшырды.
«Татарстан һәрвакыт көнчыгыш һәм көнбатышның кадерле очрашу урыны булды. Татарстан һәрвакыт милли мәдәниятләрнең аралашу урыны булды. Безнең фестиваль казанышларны күрсәтү урыны гына түгел, безне бер-беребезгә якынайта да, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк итә. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә бу бигрәк тә кирәк», - диде ул тантана барган Камал театры сәхнәсеннән.
«Фестиваль безне иҗади актив итә. Без бер-беребездән өйрәнеп иҗади яктан үсәбез. Мин барлык катнашучыларны сәламлим. Бу зур масштаблы эш безне алга таба да бергәләп иҗат итәргә этәрә» -, дип дәвам итте ул.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманлылык» призын Һиндстанның «История кукольного театра» фильмына тапшырды.
- «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 5-9 сентябрь көннәрендә үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз