Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Әгерҗедә 500 укучыга исәпләнгән яңа гимназия бинасын ачты
Бүген, Белем көнендә, Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Әгерҗе районына барды, анда берничә социаль объект эше белән танышты һәм Советлар Союзы Герое Асаф Габдрахманов исемендәге 1 нче гимназия укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады. Гимназистларны Белем көне белән шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев тәбрикләделәр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа уку елының беренче көнендә Марат Әхмәтов гимназиянең 500 урынлык яңа бинасында тантаналы линейканың хөрмәтле кунакларының берсе булды. «Яңа бинаны сафка бастыру зарурлыгы 1936 елда төзелгән элеккеге бинаның авария хәлендә булуы белән бәйле иде. Бүген, Белем көнендә, үзенең 90 еллык юбилеена гимназиянең искиткеч бүләк алуы символик мәгънәгә ия», – дип сөйләде 1 нче гимназия директоры Раушания Азиятуллина.
90 еллык тарихы дәвамында гимназия үзенең традицияләре, гуманитар һәм табигый фәннәр буенча югары казанышлары белән дан тота. 2010 елдан мәктәп электрон белем бирүдә компетенцияләр үзәге булып тора, монда шулай ук «Мәктәп туризмы» буенча өстәмә белем бирү программалары актив гамәлгә ашырыла. Педагоглар телләрне өйрәнү, Россия һәм Татарстан Республикасы халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен формалаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр. Моннан ике ел элек гимназиягә Советлар Союзы Герое Асаф Габдрахманов исеме бирелгән, ул Әгерҗе районында туып үскән мәшһүр герой-диңгезче.
Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады.
«Бүген Татарстанда бюджетның өчтән бер өлеше мәгариф өлкәсен үстерүгә тотыла. Бу юкка гына түгел, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы. – Нәкъ менә яшь буынга белем бирү аша республика үзенең киләчәген формалаштыра. Шунысы мөһим, Татарстан икътисады шундый киң күләмле капитал салуларга ирешергә, ел саен дистәләгән мәктәпләр һәм башка мәгариф учреждениеләре төзергә, меңләгән объектларны реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. 2030 елга республика җитәкчелеге тулай төбәк продуктын 10 трлн сумга кадәр җиткерү бурычын куя. Бу Татарстанны тагын да матуррак итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге гимназия Әгерҗе районында булачак зур үзгәрешләрнең башы булсын».
«Бүген безнең район өчен истәлекле көн. Без сезнең белән бу яңа бинаны ун ел буе көттек. Гимназия заманча, барлык кирәкле ресурслар белән җиһазландырылган. Лабораторияләр дә, укыту-методик класслар да, спорт мәйданчыгы да бар, болар барысы да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен», – дип билгеләп үтте район башлыгы Ленар Нургаянов.
Гимназия ел саен Бөтенроссия укучылар олимпиадасында актив катнаша, ә гимназистларның рус теле, профильле һәм база математикасы, физика һәм инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югарырак.
Марат Әхмәтов уку кабинетларын карап чыкты һәм «Татэнерго» АҖ ярдәмендә булдырылган профильле энергокласс ачылышында катнашты. Класс физика һәм электротехниканы тирәнтен өйрәнүне сайлаган укучылар өчен каралган. Биредә булачак инженерлар һәм энергетиклар әзерләячәкләр.
«Район уңышлы һәм динамик үсештә. Район башлыгы биредә туып үскән, үзен тулысынча кешеләр өчен эшләүгә багышлаган, якташларын да иҗади эшчәнлеккә берләштергән бик тырыш кеше», – дип белдерде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда.
Парламент җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, гимназия ачылу район өчен генә түгел, бөтен республика өчен мөһим вакыйга. Гимназиянең яңа бинасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән. «Бу бик зур федераль программа, ул республика катнашында гамәлгә ашырыла. Шундый мисалларның берсе – гимназия, – диде Марат Әхмәтов. – Биредә бик кызыксынучан коллектив эшли, ачык һәм күп белергә омтылган укучылар бар. Гимназиядә белем һәм тәрбия бирү, шулай ук традицияләрне һәм туган телләрне саклау буенча комплекслы эш алып барыла».
Быел Татарстанда мәктәпкә 44 мең беренче сыйныф укучысы барды. 1 сентябрьдә парталар артына 511 меңнән артык бала утырды. 2010 елдан республикада 115 мәктәп төзелде. Яңа уку елында 1 сентябрьгә 1,6 мең урынга исәпләнгән 4 яңа белем йорты һәм 1,2 мең урынга исәпләнгән ике өстәмә корпус ачылды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов үзендә мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү инфраструктурасы булган күпфункцияле яңа «Импульс» үзәгендә булды. Объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән. Биредә зур теннис һәм көрәш заллары, тренировкалар өчен универсаль зоналар һәм тренажер заллары, шулай ук мәдәни һәм иҗтимагый чаралар өчен мәйданчык бар.
Әгерҗедә җәмәгать урыннары да тәртипкә салына. Аерым алганда, бүген шәһәрдә гимназияне, КФҮ һәм скверны бердәм композицион бербөтен итеп берләштергән яңа «Мәктәп» паркы ачылды. Парк территориясендә җәяүлеләр өчен уңайлы юллар, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт зоналары һәм велосипед юллары төзелгән.
Шулай ук Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитет активы белән очрашты һәм терлекчелек комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз