news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әмирханның Габдулла Тукай тормышына багышланган яңа китабы тәкъдим ителә

Марат Әмирханның Габдулла Тукай тормышына багышланган яңа китабы тәкъдим ителә
Фото: «Ватаным Татарстан» газетасы сайтыннан

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы — татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) язучы һәм журналист Марат Әмирханның Габдулла Тукай тормышына багышланган яңа китабы тәкъдим ителә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Марат Әмирхан соңгы елларда Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышын җентекләп өйрәнә һәм шагыйрь биографиясен әдәби әсәрләре аша халыкка таныта. Тукайның анасы Бибимәмдүдә абыстайның 155 еллыгына Марат Әмирханның «Бибимәмдүдә абыстай» повесте дөнья күргән иде. Яңа китап исә Тукай тормышыннан яңа детальләрне туплаган һәм әдәби шәкелдә халыкка җиткергән кызыклы әсәрләрдән тора.

Китапны тәкъдим итү чарасы 24 апрель, чәршәмбе көнне, 11:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100