Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Айзатуллин: Халыкның көнкүрешен яхшырту өчен эшлибез
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык тармагында коммуналь инфраструктураның торышы һаман да зур проблема булып калуын әйтте. Бу хакта ул еллык эшчәнлеккә йомгак ясаган коллегиядә хәбәр итте.
«Халыкның көнкүрешен яхышырту өчен эшлибез, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. Инженерлык челтәрләренең тузуын киметү инструментларының берсе – «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасын гамәлгә ашыру. Әйтергә кирәк, ул агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектына керде. Аның буенча эшләрне алып бару өчен 4,73 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Барлыгы 11 муниципаль берәмлектә 47 объекттта – 135 чакрым инженерлык челтәре алмаштырылган», – дип белдерде министр.

Моннан тыш, коммуналь хуҗалык объектларының торышы проблемасын исәпкә алып, Татарстан Рәисе карары белән федераль программага өстәмә рәвештә 8,526 миллиард сум күләмендә финанслау белән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы эшләтеп җибәрелгән. Аңа 121 объект кергән, 284 чакрым инженерлык челтәре алыштырылган. Бүгенге көндә коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика программаларын, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестицияләрен куллану нәтиҗәсендә былтыр 688 чакрым челтәр капиталь ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгәне дә билгеле булды.
«Әлеге программалар ярдәмендә без Сарман районының Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын тулы күләмдә модернизацияләүне уңышлы төгәлләдек. Проект районның инфраструктурасын үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен стратегик әһәмияткә ия. Без Питрәч районының Көек авылында суүткәргеч системасын модернизацияләүне төгәлләдек. Чистайда су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләдек. Быел Азнакай шәһәрендә кайнар су җылылык челтәрләрен яңартуны планлаштырабыз», – дип сүзен йомгаклады Айзатуллин.

- Коллегиядә билгеле булганча, Татарстандагы төзелеш тармагында хезмәт кадрларына да кытлык зур. Хәзерге вакытта республикада 23 меңнән артык вакансия ачык, аларның күбесе төзелеш тармагына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз