news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Айзатуллин: Татарстан торак тапшыру буенча Идел буе федераль округында лидер

Татарстанда хәзерге вакытта 2,3 млн кв.м торак тапшырылган – бу еллык планның 71 проценты, ул 3,2 млн «квадрат» тәшкил итә. Төзүчеләр көненә багышланган брифингта мондый мәгълүматларны Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Министр билгеләп үткәнчә, республика дүрт ел дәвамында торакны файдалануга тапшыруның югары темпларын тотрыклы тота.

«Без инде дүртенче ел планканы 3 млн кв.м дан артык алабыз. Быел без барлыгы 3,26 млн кв. м, шәхси торак төзелеше – 1,4 млн, күпфатирлы йортлар – 1,6 млн, социаль ипотека – 162 мең кв. м тапшырырга планлаштырабыз», – диде Марат Айзатуллин.

Татарстанда шәхси торак төзелеше буенча планны арттырып үтәгәннәр инде - 1,6 млн кв. м, ягъни билгеләнгән күләмнең 119 проценты файдалануга тапшырылган. Күп фатирлы йорт сегментында 545 мең кв. м. тапшырылган. социаль ипотека буенча 162 мең план булганда 100 мең «квадрат» кертелгән.

Төбәк Идел буе федераль округында алдынгы урынын саклап кала һәм торакны файдалануга тапшыру күләме буенча Россиядә дүртенче урында тора. Алда – Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Мәскәү.

Айзатуллин шулай ук 2025 ел планының 3,26 млн кв.м га арттырып үтәләчәгенә ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot