Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Айзатуллин: Коммуналь челтәрләрнең өчтән бере алмаштыруга мохтаҗ
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, торак-коммуналь хуҗалык комплексында авария сәбәпләренең берсе – инженер челтәрләренең торышы канәгатьләнерлек булмау. «Коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27,7 мең чакрым тәшкил итә, аларның өчтән бере алмаштыруга мохтаҗ», – диде министр Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә 2025-2026 елгы җылыту сезоны буенча төп доклад белән чыгыш ясаганда.
Министр җылыту сезоны 12 сентябрьдә башланып, 15 майда тәмамланганын әйтте. Аның сүзләренчә, кышның чагыштырмача салкын булуы һәм җылылык энергиясен куллануның артуы коммуналь инфраструктура өчен өстәмә сынау булган.
«4 283 авариянең 47 проценты – 2 меңнән артык очрак – су белән тәэмин итү өлкәсендә. Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 988 авария булган. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аварияләрне вакытында бетерү өчен республикада махсус материаллар һәм җиһазлар техник резервы булдырылган. Бу юнәлештә еллык финанслау 160 миллион сум тәшкил итә», – дип белдерде Марат Айзатуллин.
2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика һәм федераль программалар нигезендә коммуналь хуҗалык объектларын яңарту буенча киңкүләм эш башланган. Нәтиҗәдә, 721 чакрым озынлыктагы челтәр төзелгән һәм төзекләндерелгән, бу барлык челтәрләрнең 2,6 процентын тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз