Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Айзатуллин: Татарстанда мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре 37 процентка башкарылган
Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. Иң күп эшләр мәгариф өлкәсенә туры килә - республика һәм федераль программаларга 170 объект кертелгән. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Айзатуллин сүзләренчә, гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт 37 процентка башкарылган. Эшләр 61 мәктәптә алып барыла.
Җәйге каникуллар чорына мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлауның төп этабы планлаштырылган. Хәзер 21 объектта эшләр бара, бу юнәлеш буенча башкарылган эшләрнең гомуми дәрәҗәсе 7 процент тәшкил итә.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 23 балалар бакчасында ремонт 50 процентка башкарылган.
Ресурс үзәкләрендә капиталь ремонт 47 процентка төгәлләнгән. Кукмара районында бер объект файдалануга тапшырылган инде.
Тулай торакларда эшләр 42 процентка башкарылган. Соңгы ике атнада Түбән Кама районында бер объектта ремонт эшләре төгәлләнгән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә программага 96 объект кертелгән. Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауда иң зур алга китеш теркәлгән - анда шул исәптән җиде объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә эшләр 80 процентка үтәлгән.
Балалар өчен сөт ризыкларын тарату пунктларында ремонт 81 процентка башкарылган. Хисап чорында дүрт объектта (икесе - Чаллыда, берсе - Казанда һәм тагын берсе - Әлмәт районында) төгәлләнгән.
Стационарлар 41 процентка ремонтланган, 23 объектта эшләр бара. Поликлиникалар биш объектта яңартыла, аларның әзерлеге 20 процент тәшкил итә.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә капиталь ремонт 23 объектны үз эченә ала. Балалар лагерьларының 87 проценты ремонтланган, Минзәлә районында бер объект тапшырылган.
Өч яшүсмерләр клубында ремонт 69 процентка үтәлгән, шул ук вакытта Яңа Чишмә районында бер объектта эшләр төгәлләнгән.
Психологик-педагогик ярдәм биналары – 37 процентка, яшьләр үзәкләре 43 процентка әзер.
Мәдәният тармагында программага 38 объект кертелгән. Авыл мәдәният йортлары – 42 процентка, балалар сәнгать мәктәпләре 34 процентка ремонтланган. Гомумән алганда, тармакның башка объектлары буенча үтәлеш 25 процент тәшкил итә, 10 бинада эшләр бара.
ТР Спорт министрлыгы белән берлектә 25 спорт объектына ремонт ясала. Үтәлеш 21 процент тәшкил итә, 16 объектта эш дәвам итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча эшләр 80 процентка башкарылган. Соңгы атналарда Азнакай, Арча һәм Биектау районнарында өч объектта эшләр тәмамланган.
Экология өлкәсендә 25 объект гамәлгә ашырыла, аларның әзерлеге 48 процент тәшкил итә. Алабуга районында бер объектта эшләр тәмамланган.
Шулай ук урманчылык, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Юстиция министрлыклары биналарын, шулай ук Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы объектларын ремонтлау дәвам итә. Урманчылык биналарын ремонт 62 процентка башкарылган, Биектау районында бер объект тапшырылган. Янгын сүндерүче депосы биналарының 26 проценты әзер, 21 объектта эшләр бара. Эчке эшләр министрлыгы объектлары 13 процентка ремонтланган.
Җәмәгать судьялары биналары – 45 процентка, ә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча 86 процентка әзер.
Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында ремонтлана.
Башкарма комитетларны ремонтлау тәмамланып килә: эшләр 92 процентка башкарылган. Соңгы атналарда Чүпрәле һәм Минзәлә районнарында ике объект файдалануга тапшырылган.
Министр үз докладында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт турында аерым тукталды. 2026 елда программа 41 муниципалитеттагы 706 йортны үз эченә ала. Шулай ук 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.
28 муниципалитеттагы 312 йортта эшләр башланган инде. Калган объектларда май ахырына кадәр эшкә керешү планлаштырыла. Программаның гомуми үтәлеше 19 процент тәшкил итә. Соңгы ике атнада өч муниципалитетта 34 йортта эшләр төгәлләнгән.
Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә. Халык Дәүләт хезмәтләре порталында Кире элемтә платформасы аша, шулай ук волонтерлар һәм «Дәүләт хезмәтләре. Волонтер» кушымтасы ярдәмендә катнаша ала.
Тавыш бирүдә 45 муниципалитеттагы 178 объект катнаша.
Социаль объектларны капиталь ремонтлау «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз