Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаровның агросәнәгать комплексы үсешен тәэмин итүен билгеләделәр
Марат Җәббаров кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасына килештергәндә ТР Премьер-министры Алексей Песошин аның Татарстан алдындагы югары бәяләде. Җитәкченең агросәнәгать һәм икътисад үсешен тәэмин итүен билгеләде.
«Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актив ролендә республиканың агросәнәгать комплексы илдә алдынгыларның берсе һәм тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар өчлегенә керә. Икътисадый вәзгыятькә карамастан, илдә агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүгә һәм аның үсешендә уңай динамиканы саклап калуга, республиканың азык-төлек белән тәэмин ителешен һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең импортын алыштыру программасын тәэмин итүгә, шулай ук эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүне дәвам итүгә ирешелде», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җәббаров әлеге вазифаны 2019 елдан башкара.
- ТР Премьер-министрын, аның урынбасарларын, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесен раслау ТР Дәүләт Советы утырышында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз