news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров хәләл ярминкә ачылышында: 50ләп илгә Татарстан продукциясен чыгарабыз

Татарстанда җитештерелгән продукция 50ләп илгә чыгарыла. Бу хакта XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсендә журналистларга Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

«Татарстанда агросәнәгать продукциясе экспорты елдан-ел арта. Узган елда 540 млн АКШ доллары күләмендә продукция чыгарылды, хәләл кануннары буенча продукция 40 млн доллардан артык. Ел саен бу сан ике тапкыр диярлек арта бара. Быел хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эшлибез. Безнең алда төп бурыч – хәләл продукцияне экспортка чыгару күләмен арттыру», – диде Марат Җәббаров.

Министр экспортка май, сөт продукциясе, бөртеклеләр чыгарылуын әйтте. «Кондитер компанияләре дә үз продукциясен тәкъдим итә. Санкцияләргә дә карамастан, төрле илләргә чыгарга тырышалар», – диде ул.

Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанда уздырыла торган киңкүләм халыкара чаралар төрле илләр белән элемтәләрне җайга салуга уңай йогынты ясый.

«Елдан ел бу чарага килгән компанияләрнең якынча 10 проценты агросәнәгать паркында үз товарларын сатарга кала. Төркия, Согуд Гарәбстаны компанияләре калды, Төркмәнстан төрле продукциясен тәкъдим итә – төзелеш материаллары да, тукымалар да… Ничек кенә булса да, аларның безгә килүе сөенечле. Төркия, Иран, Белорусия, Төркмәнстан белән күп эшлибез. Ел саен хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашкан илләр арта», – диде министр.

Марат Җәббаров әйтүенчә, «KazanForum» кысаларында продукцияне читкә чыгару буенча күп илләр белән очрашулар үткәрү, килешүләр төзү планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot