Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җаббаров: Терлек баш саны кимүен районнар белән бергә хәл итәчәкбез
«Шәхси һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүне дәвам иттерәчәкбез», - диде министр.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында мөгезле эре терлек баш саны буенча агымдагы ел башындагы күрсәткечкә чыгуны сорады. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бу мәсьәлә районнар белән хәл ителәчәген әйтте.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасында авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өлкәсендә йомышлары күп булды. Иң элек, киләсе елда мелиорация эшләрен башларга кирәк булачак», - диде ул юлламадан соң журналистларга.
Марат Җаббаров әйтүенчә, республикада хайван башы саны күрсәткече Россия төбәкләре буенча иң зуры булып санала. «Барлыгы 928 мең баш хайван бар. Шәхси һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүне дәвам иттерәчәкбез. Быел моның өчен 2 млрд сум бирелгән иде, киләсе елда да шул эшне алып барачакбыз», - диде ул.
Ул бакчачылык ширкәтләренә ел саен 700 млн сум бүлеп бирелүен искәртте. «Бакча участокларында, гадәттә, 1 млн тирәсе шәһәр халкы ял итә, үзенә кирәкле продукцияне үстерә. Бу да бик кирәкле программа», - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз