Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Җәббаров: Татарстанның барлык районнары да диярлек бөртеклеләрне урып-җыюга кереште
Татарстанның барлык районнары да диярлек бөртекле культураларны урып-җыюга кереште. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында узды.
Беренче чиратта уҗым бодае, борчак, арпа һәм арыш суктыралар. Бүгенгә якынча 82 гектарда ашлык суктырылган, бу планлаштырылган мәйданнарның якынча 7 процентын тәшкил итә. Барлыгы 388 мең тонна җыелган, бер гектардан уртача уңыш 47,3 центнер.
Урып-җыю кампания лидерлары арасында Спас районы, анда 10 мең гектар җир суктырылган. Аннан Буа, Зәй һәм Сарман районнары, алар да уракка иртә төште һәм югары темплар күрсәтте. Бөртеклеләрнең аеруча зур уңышы Тәтеш районында – монда гектардан 68 центнер уңыш чыга, шулай ук Кукмара һәм Мамадыш районнарында якынча 65 центнер җыялар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз